Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, карантин кертү турында ТР Президенты Указы чыккан

ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлек котыру авырулы булганга, аларның иминлексезлеге сәбәпле, карантин кертү турында кичә ТР Президенты Указы чыкты. Карантин Алабуга районы Олы Шүрнәк авылы, Тәтеш районы Лаптевка авылында игълан ителде. Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Апас шәһәр тибындагы бистәсенең М.Крымов урамы, Әтнә районының Ключи-Сап авылындагы...

ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлек котыру авырулы булганга, аларның иминлексезлеге сәбәпле, карантин кертү турында кичә ТР Президенты Указы чыкты. Карантин Алабуга районы Олы Шүрнәк авылы, Тәтеш районы Лаптевка авылында игълан ителде. Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Апас шәһәр тибындагы бистәсенең М.Крымов урамы, Әтнә районының Ключи-Сап авылындагы Тукай урамы, Буа районының Кайбыч авылындагы Беренче Май урамы, Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге Светлая урамы, Зәй шәһәрендәге 8 Март урамы, Питрәч районының Надеждино авылындагы Яңа урам.

Әлеге территорияләрдә карантин гамәлдә вакытта йорт хайваннарын сату, читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләр тоту; котыру авырулы яисә сәламәтлеге шик тудыра торган хайваннарны чалу; авыру малларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату тыела. Шулай ук сәламәт терлекләрнең тиешле тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сатарга, ризыкка кулланырга һәм дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән читкә чыгарырга ярамый.

Указда карантин, зарури чаралар күрү шарты үтәлгәндә, терлекнең котыру белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән ике ай вакыт узгач бетерелергә тиешлеге билгеләнгән.

Ләйсән Исхакова.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/01/21/105513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев