Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча матбугат конференциясе

Кичә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

"2020 елда Татарстанда агросәнәгать комплексын цифрлаштыру кысаларында терлекләрне бердәм идентификацияләүне гамәлгә ашыру башланды. Арча һәм Балтач районнарында 200дән артык яңа туган бозау инде Терлекләрне бердәм идентификацияләү системасына кертелгән - бу районнарда пилот проектлары эшли башлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 4800дән артык бирка сатып алынган, алар, бозаулар тууга, аларга тагыла. Хәзер терлекләрне чиплаштыру процедурасына башка районнар да кушылырга теләк белдерде", - диде Ленар Гарипов.

«Терлекләрне идентификацияләү процедурасы авыр узмый: бер колакка уникаль номер һәм qr-код белән бирка куела, ә икенчесенә - бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән электрон чип. Соңгы теркәүне ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның системада булуын раслый һәм аңа ветеринария паспорты тутыра, шул паспортка уздырыла торган барлык чаралар язып барыла. Хайван паспорты белән теләсә кем, телефонын хайванның биркасындагы qr-кодка якын китереп, таныша ала", - дип сөйләде Нияз Хәлиуллин.

Бу яңалык фермада барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен файдалы булачак. Система предприятие җитәкчесе өчен генә түгел, ә министрлык һәм ветеринария хезмәтләре белгечләре өчен дә ферма буенча белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итә. Сатып алучы да терлек итенең кайдан булуын, хайванның кайда үстерелүен һәм нинди ветеринария чаралары уздырылуын үзе тикшереп белә ала.

“Моңа кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мәҗбүри идентификацияләнергә тиешле хайваннар исемлеге билгеләнгән иде. Аңа барлык авыл хуҗалыгы хайваннары, шулай ук вак йорт хайваннары, мехлы җәнлекләр, бал кортлары һәм балыклар кертелгән. Табигый тирәлектәге кыргый хайваннар гына чиплаштыруга керми», — дип аңлатты Елена Ильина.

Чара ахырында спикерлар Татарстанда Терлекләрне бердәм идентификацияләүне кертү сроклары, умарталарны чиплаштыру буенча журналистлар сорауларына җаваплар бирделәр һәм системаны гамәлгә кертүнең гамәли аспектлары белән уртаклаштылар.

Закон проекты нигезендә, Россиядә мөгезле эре терлекләрне мәҗбүри идентификацияләүне 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X