9 июль 2020 яңалыклары
-
Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде
Цифрлы трансформация Россиягә югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.
-
"Татарлар" тапшыруына материаллар әзерләнде
ТНВ каналында чыгып килүче "Татарлар" тапшыруы журналистлары Югары Шытсу авылында булдылар. Алар кул эшләренә оста булган Мөхетдинова Сария, 67 ел бергә гомер кичерүче Разыя һәм Нурислам Хидиятуллинар гаиләләрендә булып программа өчен сюжет төшерделәр. Шулай ук Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшь күңел" фольклор ансамбле белән якыннан таныштылар, Түбән Шытсу төп мәктәбе музеенда булдылар.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 00 час. до 18 час. 10 июля 2020 г.
-
10 июльгә синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз фаразлый
Көндез һава температурасы +25-тән +27 градуска кадәр булачак.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә юлларны төзекләндерү
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 208 м өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 233м, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 118 м, Чулпыч авылында Зиннатуллин урамының 37м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен ООО «Мелиорация –Сервис» оешмасы башкарды.
-
Михаил Мишустин Республика клиник инфекцион хастаханәсенең яңа корпусын карады
«Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була», — диде Мишустин.
-
Казанда спецназ сугышчылары битлеге астында кеше талап йөргән җинаятьчеләр тотылган
Әлеге уңайдан «Янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Лесхоз интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде.
-
«Татмедиа» газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан
2020 елның гыйнвар-апрель айларында компания тарафыннан 175 мең данә газета-журнал сатылган, шуларның 16,7 мең данәсе республика газета һәм журналлары.
-
Волейбол ярышы
Югары Шытсу авылында яшьләр көненә һәм районның 90 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Беренче урынны "Мәктәп" командасы яулады, икенче "Сатыш" командасы һәм өченче урынга "Шытсу кызлары" лаек булды. Ахырдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр.
-
Метеорологлар алдагы биш елда климатның үзгәрәчәген фаразлады
Инде хәзер үк планетадагы уртача температура XIX гасырның икенче яртысында теркәлгән температурадан бер градуска югарырак.
-
Татарстанлыларның «Татмедиа» басмаларын 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар
Газета-журналлар Казан метросы станцияләрендәге автоматларда, почта бүлекләрендә, шулай ук автолавкаларда тәкъдим ителгән.
-
Эсседә сыерларны карау буенча 10 нигези киңәш
Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.
-
Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды
Биектау районында яшәүче ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.
-
Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча матбугат конференциясе
Кичә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.