Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Метеорологлар алдагы биш елда климатның үзгәрәчәген фаразлады

Инде хәзер үк планетадагы уртача температура XIX гасырның икенче яртысында теркәлгән температурадан бер градуска югарырак.

Бөтендөнья метеорология оешмасы фаразыннан күренгәнчә, алдагы биш ел дәвамында уртача еллык глобаль температура сәнәгый революциягә кадәрге дәрәҗәдән ким дигәндә Цельсий буенча бер градуска югарырак булачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Шул ук вакытта, инде хәзер үк планетадагы уртача температура 1850 һәм 1900 еллар арасында теркәлгән температурадан бер градуска югарырак. Соңгы биш ел күзәтүләр үткәрелә башлаганнан бирле иң җылысы булып чыкты, дип искәртә белгечләр.

Метеорологларның тикшеренүләре яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында сәнәгый җитештерүнең түбән тәгәрәве аркасында атмосферага зарарлы матдәләр бүленеп чыгуның кимүен исәпкә алмый. Әмма, галимнәр әйтүенчә, сәнәгый җитештерүнең кимүе үзеннән-үзе инде болай да нык пычранган әйләнә-тирә мохитне «чистарта» һәм атмосферадагы углекислый газ концентрациясен азайта алмый.

«Татар-информ» агентлыгы метеорологлар Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан итүе хакында язып чыккан иде инде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев