Саба таңнары

«Әти кызлары» бәхетлерәк була

Авылыбыздан фронтка киткән ир-атлар арасында Заһретдин абый да бар. Биш баласы әтиләрен сагынып көтте. Тик ул кайтмады, яу кырында ятып калды. Балалары үсеп буйга җитте, һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Ә сугыштан исән-сау, яраланып кайткан әтиләр гаиләгә терәк булды. Нинди генә булса да, әти әти инде ул. Соңгы вакытта әни­ләр...

Авылыбыздан фронтка киткән ир-атлар арасында Заһретдин абый да бар.

Биш баласы әтиләрен сагынып көтте. Тик ул кайтмады, яу кырында ятып калды. Балалары үсеп буйга җитте, һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Ә сугыштан исән-сау, яраланып кайткан әтиләр гаиләгә терәк булды. Нинди генә булса да, әти әти инде ул.

Соңгы вакытта әни­ләр бәйрәме янына «Әтиләр кө­не» дә өстәлә. Ярый әле Америка Кушма Штатларында Уильям Смарт атлы бер ир-ат булган да, хатынының вафатыннан соң бер ялгызы алты баласын тәрбияләп үстергән дибез инде хәзер. Юкса бездә дә җитәрлек андый тугры ирләр анысы. Бу бәйрәм Россиядә рәсми бәйрәм булып саналмаса да, аның булуы кыйммәт.
Ир - баш, хатын - му­ен, дисәләр дә, бу гыйбарә безнең заманда күпмедер дәрәҗәдә искерде булса кирәк. Әмма гаиләдә ата үрнәге һәрвакыт алгы планда торды һәм ул бүген дә шулай. Тормыш арбасын бергә тартып барганда гына гаилә ныклыгына ирешергә мөмкин. Шуңа карамастан, кайбер хатын-кызлар йорт хуҗалыгындагы үз вазифаларын иренә тапшырырга каршы түгел. Тик бу һәр ирнең дә кулыннан килми.
Әлбәттә, мондый мисаллар белән ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый. Ананың да, атаның да төрлесе була. Әтиләрнең аш-су әзерләргә осталыклары да, өйдә чисталыкны ярата торганнары да һәм тиз генә тузанны сөртеп, кулына себерке тотып идәндәге чүп-чарны җыеп, савыт-саба юарга иренмәгәннәре дә бар.

Сез, бу хатын-кыз эше, диярсез. Синең кебек үк тиешле сәгатен эшләп кайткан, баласын балалар бакчасына барып алган, кибеткә кереп, кирәк-ярагын сатып алып, өенә тирләп-пешеп кайтып кергән әни кешенең хәленә кереп карагыз. Ирең эшеннән кайтып, көн саен диванга кыңгыр ятып, телевизор карап, гәҗит укып утырса, хатынының түземлеге бетәргә дә мөмкин.

...Көннәрдән бер көнне бер танышым инженер Таһир эшсез калды. Йортта бөтен эш аның җилкәсенә төште. Ул өйне дә җыештыра, савыт-сабаны да юа, ике баласын да балалар бакчасына илтә. Элек базар яки кибет юлын белмәгән ата көн саен ашамлыклар белән тулы пакет тотып өенә кайтып керә. Зарланмый. Таһирның хуҗабикә булып утыруы ярты елга сузылды. Аның каравы әти кеше хатыны вазифаларын үз өстенә алып, аның хезмәтен бәяләргә өйрәнде.

Бездә дә кайбер гаи­ләләрдә чит илләр тәҗ­рибәсен куллану зыян итмәс. Мәсәлән, Европа илләрендә һәм АКШта бала тугач, декрет ялына хезмәт хакын азрак алган ата яки ана чыга. Ирнең, ягъни әти кешенең ана ролен башкаруын гаиләдә татулык хөкем сөрә, бер-берсенә ихтирам зур дип бәяләргә мөмкин. Билгеле, бу әти кеше беркая да бармыйча өй саклап кына утыра дигән сүз түгел. Аның бассейнга барырга да, кышын чаңгыда йөрергә дә, җәен велосипедка утырырга да вакыты кала. Дуслары, туганнары белән очрашу, аралашу йорт мәшәкатеннән беразга арынып торыр­га да булыша.

Гадәттә, әтиләр хатын­нарыннан башка тормышын көйләп алып бара алмый дигән караш яши. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Бу бигрәк тә балалар тәрбияләүгә кагыла. Безнең законнарда «ялгыз ата»дигән төшенчә юк. Әмма андый әтиләргә, ягъни әнисез балалар үстергән аталарга дәүләт пособие түли. Сүз дә юк, әнисез гаиләләрдә әти кешегә балалар үстерү җиңел түгел. Берише балаларын тәртипле итеп үстерү өчен бөтен көчен биреп тырыша, хәленнән килгән кадәр киендерә, ашата-эчертә, үгет-нәсыйхәтен бирә. Икенчеләр өйләнеп куя. Үги ана ата кешегә яраса да, ул балаларга әни була алмый. Гаиләдә килеп чыккан тавыш-гаугаларга ата кешегә тешен кысып булса да түзәргә туры килә. Өченчеләр балаларын язмыш кочагына ташлый, еш кына аларны әби-бабаларына тапшыра. Эчүгә сабышканнары да була.
«Пусть говорят» тапшыру­ында алты бала белән калган ата турында сөйләделәр. Ана назы күрми үскән балалар үзләрен нәүмиз сизәрләр, билгеле. Ләкин әти кеше балаларын хөкүмәт йортына тапшырырга җыенмый. Аларга әтиләре белән яшәү яхшырак.

Психологлар фикеренчә, атаның кайгыртуына кыз балалар күбрәк мохтаҗ. Балаларга сигез яшенә кадәр әниләр, а сигез яшеннән соң әтиләр яхшырак тәрбия бирә икән. Ата бала тәрбияләүдә никадәр ешрак катнашса, балалар акыллырак булып үсә, мәктәптә яхшырак укый, тормышта үз урынын тизрәк таба. Шуңа күрә дә кайбер илләрдә балаларны әтиләр үстерергә тырыша да. Мәсәлән, АКШта ике миллион 240 мең ата балаларын бер ялгызы тәрбияли икән. Франциядә 13-16 яшьлек балаларның 20 проценты әтиләре белән генә яши. Россиядә, халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, бала атасы белән генә үскән гаиләләр саны 684 меңнән артык.

Әлбәттә, эчеп үзенең абруен төшергән, балаларын рәнҗеткән, гаилә таянычы була белмәгән әтиләр дә бар. Балаларын ташлап киткән һәм алимент түләүдән качып йөргән, хатынына хыянәт иткән аталар да бетмәгән бу җиһанда.



Фото: 7ya.ru

Мөнир Абдуллин

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: