Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тик утыра алмыйбыз

Бөтен дөньяда туристлар өчен көрәш бара. Шушындый тарихи ядкәр­ләргә ия була торып, йок­лап ята алмыйбыз бит инде. Эшләргә кирәк! Тарихи һәм мәдәни һәй­кәлләрне торгызу буенча республика фондының химая­че­ләр һәм административ со­вет­ларының утырышында әнә шундый фикер яңгырады. Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге туристларны җәлеп итәрлек нинди объектларга баеган? Бу ике тарихи урынга күбрәк нинди тран­спорт белән киләләр? Бол­гарда һәм Зөядә тагын ниләр эшләнәчәк? Бу юлы әнә шул сорауларга җавап табылды.

Утырыш башында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  дини белем әһәмиятенә, татар телен сак­лау мөмкинлекләренә дә тукталды. “Дин кешеләре чыгыш ясаганда, телевизордан булсынмы ул, мәчетләрдәме, балаларны күзәтеп торганым бар. Алар шулкадәр игътибар белән тыңлыйлар,  һәр сүзне киптергеч кебек үзләренә сеңдереп баралар. Шушы ка­дәр мәчетләребез була торып, безнең тәрбия җәһәтен­нән дә, тел мәсьәләсендә дә мөмкинлекләребез бар әле. Кул кушырып утырмаска, эш­ләргә кирәк!” – диде ул.


Фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова исә, туристларны кызыктырырлык урыннарга тукталды. Әйтик, Болгарда Идел елгасы яр буен ныгыту эшләре тә­мам­ланган һәм ул халык өчен иң кызыклы урыннарның бер­сенә әй­ләнг­ән. Туристларны анда төрле тарихи корылмалар, һәйкәлләр, археологик лабиринтлар көтә. Кайбер урыннарда мәгълүмат такталары, хәтта аудиоинфоматлар урнаштырылган. Соң­гысы Болгар җирлеге турында мәгъ­лүматлар җитке­реп тора.


Узган елны Болгарда яңа музейлар да ачылган. Болар – Чәй һәм Спас өязе дворяннары музейлары. Чәй музеенда чәй пешерү алымнары белән танышып булса, дворяннар музеенда шушы өяз дворяннары, мәсәлән, Лихачев, Бутлеров язмышлары белән танышып була.


Зөя утрау-шәһәрчегендә исә рәссам Геннадий Архи­реев музее ачылган. Никольский чиркәвендә оештырылган музей да узган ел ачылышы итеп телгә алынды. Геннадий Архиреев музее турында Минтимер Шәймиев аерым тукталды. Әлеге рәссам ГУЛАГ төрмәсендә туган һәм Казанга әнисенең исеме аклангач кына әйләнеп кайта алган. Аның хатыны Светлана Колина, мәр­хүм иренең 60лап картинасын әлеге музейга бүләк иткән. Алар арасында төрмә тоткыннарының язмышын сурәтләгәннәре дә байтак.


Шулай итеп, музейлар саны елдан-ел арта.  Ларионова әйтүенчә, 2010 елда алар ике җирлектә дә берничә генә булса, 2018 елда Болгарда – 10га, Зөядә 9га җиткән.  Ә киләсе елда Болгарда шушы төбәк каһарманы – Абдулла Алиш музее, Су юлы өстендәге кала дигән музей, ташка язылган истәлек язулары музее ачылачак.


Музейлар белән беррәт­тән, туристлар саны да арткан. 2010 елда Болгар – 50 мең, Зөя утрау-шәһәрчеге 7 мең ту­рист­­ны кабул итсә, 2017 елда Болгарда – 550 мең, Зөядә 500 мең кеше булып киткән. Сә­фәр­челәрне су юлы белән кабул итүгә зур игътибар би­ре­лә. 2016 ел белән чагыштырганда теплоходта килүчеләр саны дүрт тапкыр арткан.


Утырышта туристларга уңайлыклар тудыру белән беррәттән, медицина ярдәме күрсәтү пунктларын арттыру турында да сүз булды. Җирле хакимиятләргә фельдшер-акушерлык пунктларын оештыруны контрольгә алырга кушылды. Дөрес, Болгарда да, Зөядә дә ФАПлар бар, әмма җитәрлек түгел. Ул бит җирле халыкка гына түгел, туристларга да кирәк, диде Минтимер Шәймиев. Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин үз белдекләре белән сувенир сату нокталары ачкан кеше­ләрне тыярга кирәк дигәч, Шәймиев башлыкка, кешеләр белән эшләгәндә сабыр булыгыз, дигән киңәш бирде.


Бүген күбрәк туристлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда Болгар музей-тыюлыгы директоры урын­басары Лилия Сафина сөйләде. Туристларны вакыйгага корылган туризм белән җәлеп итәргә тырышалар. Мә­сәлән, кыш көне “Кыш батыр” спорт фестивале үткәр­гән­нәр. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында тарихи урыннарга махсус машрутлар эшләнәчәк. Бөтен дөнья­да туристлар өчен көрәш барганда, без тик утыра алмыйбыз. Шәймиев туристлар белән эшләүгә нәтиҗә ясап, әнә шулай диде.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев