Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершыкта дин сабагын хаҗия Фәймә Сафина өйрәтә

23 декабрьдән алып 22 гыйн­варга кадәр изге Мәү­лид ае барды. Шул хөр­мәттән 18 гыйнвар көн­не Тимершык авылы мә­­четендә Мәүлид ашы булып узды. Дини бәйрәм азан әйтеп, мәчет намазын уку белән башланып, авылыбыз мулласы Исрафил абый Бариев вәгазе, Коръән сүрәләре уку белән дәвам итте. Ул һәркемне үзенең моңлы тавышы белән сокландырып,...

23 декабрьдән алып 22 гыйн­варга кадәр изге Мәү­лид ае барды. Шул хөр­мәттән 18 гыйнвар көн­не Тимершык авылы мә­­четендә Мәүлид ашы булып узды. Дини бәйрәм азан әйтеп, мәчет намазын уку белән башланып, авылыбыз мулласы Исрафил абый Бариев вәгазе, Коръән сүрәләре уку белән дәвам итте. Ул һәркемне үзенең моңлы тавышы белән сокландырып, авылыбыз халкын дин юлына басарга, иманлы булырга өндәде. Мәүлид ашына барлыгы 74 кеше килгән иде. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да булуы куандырды. Мәҗлес башланганчы, оештыручылар: "Кеше килер микән?"-дип кайгырсалар, соңыннан: "Урын җитәр микән?"- дип уйландылар. Барысы да оешканлык белән, уңышлы үтте. Ризыклар мулдан, бик тәмле иде. Чөнки Мәүлид ашына Коръән сүрәләре сулышы иңгән, шуңа да ризыклар шифалы һәм тәмле булды. Әлеге мәҗлес авылыбыз абыстае Фәймә апа Сафина һәм аның укучылары Зөмәрә Нуриева, Гөлинә Якупова, Гөлшат Нуриева, Миләүшә Бәйрәмова, Наилә Таштиева, Роза Гәрәева, Альбина Хантимерова бу­лыш­лыгы белән оештырылды. Бу эшкә үземнең өлешем керүенә дә бик сөендем.

Мәчеттә һәркем өчен дә ишекләр ачык. Өлкән яшьтә булуына карамас­тан, авылыбыз мулласы Исрафил абый мәчетебезне үз йорты кебек барлап тора. Аллаһ йортыбыз һәрчак җылы, якты, чиста. Дин сабагын, гарәп теле әлифбасына нигезләнеп, менә инде дүртенче елын хаҗия Фәймә Сафина укыта. Аның башкарган саваплы хезмәте үрнәк алырлык. Мондый изге гамәлләр гомергә дәвам итсен, кешеләрнең күңелендә иман нуры мәңге балкысын.

Ләйсәния Нуриева,

VIII сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев