Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тирескә дә лицензия кирәк?

РФ кануннары нигезендә, тиресне лицензиясез саклаган һәм күчергән авыл хуҗалыгы оешмалары җавапка тартылырга мөмкин.

2014 елның декабрендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән 458 нче Федераль канун нигезендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр куркынычлыгы буенча I-IV классларга кергән калдыкларны җыю, эшкәртү, күчерү һәм юкка чыгару буенча эшчәнлекне сертификацияләргә мәҗбүр. Предприятиедә тирес туплана икән, димәк, бу эшчәнлек лицензия нигезендә башкарылырга тиеш.

Терлекчелек өлкәсендәге калдыкларга лицензия кертелү сәбәпле Татарстандагы 800 дән артык предприятиегә штраф салынырга мөмкин. Кирәкле сертификатлар бер генә авыл хуҗалыгы җитештерү оешмасында да юк икән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев