Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әҗәткә акча бирмим дә, алмыйм да”

Безнең илдә кешенең бер-берсеннән бурычка акча алып торуы шактый киң таралган күренеш. Экспертлар телендә ул "рәсми булмаган займ" дип атала икән. Халыкны сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы бер елда русиялеләрнең 35 проценты туганнарына, таныш-белешләренә әҗәткә акча биреп торган, ә 28 проценты - алган. Ә инде акчаны берничә көнгә генә биреп яки...

Дөрес, халыкның бер-берсеннән бурычка алган суммасы банк кредитларыннан күпкә ким. Җаваплар күрсәткәнчә, русиялеләр әҗәткә берьюлы уртача 8700 сум биреп торалар икән. Аны кайтару вакытына килгәндә, күпчелек очракта, гадәттә, "акча алганчы"га кадәр.

Әмма әҗәтен вәгъдә ителгән вакытта яки бөтенләй дә бирмәүчеләр дә бар икән. "Кешегә ышана торган түгел икән", "бүтән беркемгә дә бер тиен дә бирмим" ише җаваплар ишеткән социологлар. Дөрес, сораштыруда катнашкан берәү дә мин әҗәтемне кайтармадым дип танырга җөрьәт итмәгән, югыйсә, араларында андый кешеләр дә юк түгелдер.

Экспертлар әйтүенчә, шушы рәвешле бер-береңнән акча алып тору күренеше нигездә бер Русиягә генә хас, "рәсми булмаган займ" дигән нәрсә дөньяның бүтән бер генә илендә дә болай киң таралмаган икән. "Бер караганда, бу - яхшы гамәл, бигрәк тә алып торган кешегә - бернинди мәшәкатьсез-нисез акчалы була ул. Ләкин, икенче яктан, аның кире кайтмау куркынычы бар бит, ә биреп торган кешенең кулында гадәттә моны раслаучы бернинди дә документ булмый.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев