Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке тарту кешенең психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин

Тәмәке тартучылар аффектив һәм шизофреник спектрлары авырулары ешрак белән интегә.

Психик авырулар белән интегүче кешеләр ешрак тәмәке тарта һәм моны иртәрәк эшли башлый, шулай ук никотин бәйлелегеннән көчлерәк зыян күрә. Моннан никотин психик авырулары үсешенә йогынты ясавын белергә мөмкин. Бу хакта RT В. М. Бехтерев исемендәге психиатрия һәм неврология фәнни-тикшеренү институтының эндокринологик психиатрия бүлеге җитәкчесе Галина Мазо сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Заманча тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәмәке тартучыларда психик авырулар булу куркынычы тәмәке тартмаучыларга караганда 1,9-2,3 тапкырга югарырак», — диде белгеч.

Бу — аффектив (депрессия, биполяр тайпылыш) һәм шизофреник (шизофрения, шәхеснең шизотипик тайпылышы) авыруларына да кагыла, дип өстәде ул.

Мондый күренешнең сәбәбе «ике юнәлешле элемтәләр» дә булырга мөмкин. Психик авыруларның клиник билгеләре, шул исәптән курку, борчылу һәм нерв киеренкелеге, тәмәке куллануга этәрергә мөмкин, дип аңлатты табиб.

Психик тайпылышлар барлыкка килү куркынычы кешенең ничә яшьтә тәмәке тарта башлавына бәйле. Шулай итеп, зарарлы гадәткә керешкән 13 яшьлекләрдә, ул 14 яшьтә тарта башлаган кешеләрдән югарырак, дип искәртте Мазо.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев