Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төннән соң көн туар...

Гаиләдә төпчек бала идем. Әмма мине иркәләп-сөеп түгел, кыерсытып, кимсетеп үстерделәр. Никтер әнием яратып бетермәде. Баштарак: "Әллә әти белән әни мине кызлыкка гына алдылар микән?" - дип тә уйлый идем. Кеше белән аралаша белмәвем аркасында дусларым да юк иде. Егетләр турында әйткән дә юк. Мәктәпне тәмамлаган елны гына күрше авыл...

Дамир салырга бик ярата иде. Хәер, ул чакта эчмәгән кеше юк иде ул. Ни гаҗәп, әнием Дамир белән очрашуыма каршы килмәде. Тик без озак очрашып йөрмәдек, юлларыбыз өзелде. Мин медицина училищесына укырга кердем, ул исә авылда яшәп калды. Язмыштыр инде, кулыма диплом алган елны Дамир мине урлап үзләренә алып кайтты. Никах укытып, туй уздырдык. Шулай итеп авылда яши башладым. Өйдә кеше күп иде. Ул вакытта каенатамның әти-әнисе дә исән әле. Җитмәсә, иремнең кияүгә бармаган ике сеңлесе, бер энесе бар. Тормышымның асты-өскә килде. Үз гаиләмдә кыерсытылу күреп яшәү генә җитмәгән, мин монда да артык кашыкка әй­ләндем. Бу хакта әниемә дә әйтеп караган идем. Тик ул: "Ярамаган сиңа тагын. Дамир кебек ирне каян табасың?"- дип җавап бирде. Ничек тә калага китәргә кирәк иде. Дамир озак уйламады, ризалашты. Казанга килеп заводка эшкә кердек. Тулай торакта урнашкан кечкенә генә бүлмәдә яңа оя корырга тырыштык.
Тик шәһәр тормышы Дамирны тагын да ныграк аздырды.Чит хатыннар белән дә чуалды, эшен ташлады. Озакламый өйдән бө­тенләй чыгып китте. Ә мин кечкенә бала һәм өстемдәге ике кредит белән утырып калдым. Бу хакта якыннарыма әйтмәскә тырыштым. Әмма серне яшереп торып буламыни? Дамирның икенче хатын алып кайтуын белгәч, әти белән әни мине эзләп Казанга килеп җиттеләр. Әлбәттә, мин гаепле булып калдым. Алар киткәч, башыма төрле уйлар килде. Улымны ияртеп Казансу буена чыгып киттем. Баламны күтәреп суга кереп барганда, мине ниндидер тавыш туктатты. Шул чакта яшәргә, тормышны яратырга сүз бирдем. Авылга юл ябылган иде. Баламны карарга булышучы бер әби таптым да эшкә чумдым. Әкренләп аякка бастым. Фатирлы да булып куйдым, улымны да үстердем.
Бүгенгедәй хәтеремдә калган бер очракны мәңге онытасым юк. Авылдагы апаның малае эшкә урнашырга дип Казанга килде. Миндә яшәде. Акчаны җиткерә алмыйм, эштә кыскартуга эләккән елым иде. Шунда бар булган алтыннарымны җыеп, ломбардка илттем. Үзем елыйм, үзем ярты бәясенә йөзек-алкаларымны тапшырам. Ә бит болар барысы да туганымны ашатып-эчертү, яшәве­без өчен кирәк иде. Энем минем өмет­ләрне акламады. Эшкә дә урнаштырып карадым, тик ул ансат кына акча эшләмәкче булып уен автоматларында уйнаган. Өстемә бурчылар өеп, көч-хәл белән авылга кайтарып җибәрдек аны. Ул вакытта элеккеге ирем Дамир да исерек килеш урамда туңып үлгән иде.
Биш балалы гаиләдә үссәм дә, ялгызлык утында янып яшәдем. Барып егылыр кеше булмады. Моннан берничә ел элек хас­таханәдә ятарга туры килде. Шунда бер ир-ат игътибар күрсә­тә башлады. Наил миннән 18 яшькә олы булып чыкты. Әмма яшь аермасына да, башкасына да карап тормадым. Ялгызлыктан арыган идем. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Ярый ла, гаиләле булганмын. Тормышыбыз җитеш, зур йорт төзеп чыктык. Ирем машина да алып бирде. Менә хәзер туганнарым да якын итә башлады. Ирем улымны да үз фамилия­сенә күчереп куйды. Арттагы авыр елларны исемә төшерергә дә кур­кам.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев