Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Токиода "Татарстан-Япония" бизнес-форумы узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия делегациясе составында Япониягә ике көнлек эш сәфәре дәвам итә. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Россия - Япония багланышлары кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Япония" бизнес-форумы кысаларында җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Форум...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия делегациясе составында Япониягә ике көнлек эш сәфәре дәвам итә.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Россия - Япония багланышлары кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Япония" бизнес-форумы кысаларында җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Форум Токиода, "Нью-Отани" кунакханәсе конференц-залында узды.

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә ике көнлек эш сәфәре белән килде һәм кичә Киото шәһәрендә Халыкара конференция үзәгендә еллык "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы тантаналы ачылышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Япония" бизнес-форумында япон бизнесы вәкилләрен сәламләп, Татарстанның япон партнерлары белән яхшы тәҗрибә туплануын билгеләп үтте. Минераль ашламалар җитештерү буенча "Мицубиси Хэви Индастриз" һәм "Соджиц" белән берлектә "Аммоний" заводын эшләтеп җибәрү, "Мицуи" һәм "Тойо инжиниринг"ның ТАИФ компанияләре төркеме предприятиеләре белән хезмәттәшлеге һәм башка уртак проектлар искә алынды.

Татарстан Президенты алга табан да Татарстан-Япония хезмәттәшлегенең үсешенә якын арада Япониядә Татарстан вәкиллеге ачылу зур этәргеч бирәчәген җиткерде.

Япониянең Россия белән сәүдә буенча ассоциация вице-президенты Ядзима Коити Япония делегациясенең 2011 елда Казанда булуын һәм Татарстан Президенты белән очрашуын билгеләп үтте.

Россиянең Япониядәге сәүдә вәкиле Сергей Егоров япон эшмәкәрләренә Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлек теләде.

Татарстанның инвестицион потенциалы турында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.

Татарстан вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың информацион-технология һәм туризм куәтен тәкъдим итте.

Форум ахырында Татарстан һәм "Иокогава Электрик" компаниясе арасында хезмәттәшлек буенча беркетмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Иокогава Электрик" компаниясе башкарма директоры Такаши Нишиджима үз имзаларын куйды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов катнашында "Miyako Capital Ltd" компаниясе һәм Татарстан Инвестиция-венчур фонды арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев