Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Токсиколог балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамавын әйтте

Белгечләр гөмбәнең агулы булуы тәменә карап кына беленмәвен, гөмбәнең агуын пешереп тә, кыздырып та, туңдырып та бетереп булмавын искәртте.

 Балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашау киңәш ителми. Бу хакта кичә «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

«Балаларга гөмбә ашарга ярамый. 14 яшьтән, организмның фермент системалары формалашкач, органнар олы кешенеке кебек эшли башлагач, фермент системалар шушы авыр ризыкны эшкәртә башлагач кына гөмбә ашарга була. Ә 14 яшькә кадәр тыела! Хәтта олылар организмы да гөмбәне тулысынча эшкәртә алмый», — диде Алия Насыйбуллина.

Белгечләр гөмбәнең агулы икәнен тәменә карап кына белеп булмавын әйтә. Гөмбәнең агуы пешергәндә дә, кыздырганда да, туңдырганда да бетми. Шулай ук, гөмбәне чи килеш кабып карарга ярамый.

«Еш кына тәҗрибәле гөмбәчеләрнең кәрзиненә дә ашарга яраксыз гөмбәләр эләгә. Агулы гөмбәне белмәгәнлектән, аны ал гөмбә (сыроежка) һәм шампиньон белән бутыйлар. Галерина каймовая, рядовка кебек гөмбәләр дә бик агулы. Дуңгыз гөмбәсе ашарга яраксыз санала, аны ризык итеп куллану аяныч нәтиҗәләргә китерә ала», — диде миколог Ким Потапов.  

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев