Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак йорт ишелү аркасында һәлак булучыларның гаиләсенә 1 миллион сум бирелә [+видео]

Ярославльдә торак йорт шартлау аркасында һәлак булучыларның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта төбәк губернаторы Сергей Ястребов җиткергән. "Һәлак булучыларның гаиләсенә - 1әр миллион сум һәм зыян күрүче өч гаиләгә 500әр мең сум бүлеп бирелә. Тораксыз калучыларга җирле канунга таянып компенсация бүленәчәк", - дигән губернатор. Исегезгә төшерәбез,...

Ярославльдә торак йорт шартлау аркасында һәлак булучыларның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта төбәк губернаторы Сергей Ястребов җиткергән.

"Һәлак булучыларның гаиләсенә - 1әр миллион сум һәм зыян күрүче өч гаиләгә 500әр мең сум бүлеп бирелә. Тораксыз калучыларга җирле канунга таянып компенсация бүленәчәк", - дигән губернатор.


Исегезгә төшерәбез, шартлау кичә иртән булган иде - дүрт подъездлы биш катлы йортның 10 фатирлык бер подъезды җимерелде. Һәлакәт аркасында 7 кешенең гомере өзелде. Арада ике бала да бар. Моннан тыш тугыз кешенең сәламәтлегенә зыян килде - өчесенең хәле бик авыр диелә. Ярославль өлкәсендә 17-19 февраль матәм көннәре дип игълан ителде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев