Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты сугыш ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медален тапшырды

Татарстанда яшәүче барлык фронтовиклар Җиңүнең 75 еллыгына 100әр мең сум акча алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөек Ватан сугышында катнашучыга Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче медален тапшырды. Әлеге медальгә Татарстан Республикасының Балтач районындагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее директоры, фронтовик Гарифҗан Галиев ия булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр ветеранның үзе турында кайгыртучанлык тоюы, адреслы ярдәм алуы мөһим», — диде ул музейда булганда.

ТР Президенты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында фронтовикларга Җиңүнең 75 еллыгына өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирүне йөкләде. Федераль һәм региональ түләүләрне исәпкә алып, Татарстанда яшәүче һәр Бөек Ватан сугышы ветераны 100әр мең сум акча алачак.

Фото: пресс-служба Президента РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев