Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТРда ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет аркасында йомшармаячак

Республикада бизнесның күп өлеше катгый тыюлардан башка эшли.

Татарстан халкының коронавирустан иммунитеты булуга карамастан, бизнес өчен чикләүләрнең яңа йомшаклыгы планлаштырылмый. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Бездә ниндидер катгый чикләүләр юк. Гомуми туклану системасында билгеле бер чикләүләр бар, анда да алар ресторан эшчәнлегеннән бигрәк төнге, клуб эшчәнлегенә кагыла. Калганында барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык нормаларын үтәгәндә бездә бизнес эшли, ниндидер кырыс чикләүләр юк. Коллектив иммунитет формалаштыру без җиңдек дигән сүз түгел ", - дип билгеләде Галимова.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстанлыларның яртысы диярлек таҗга каршы антитәнчекләр бар. Әмма мондый иммунитетның тотрыклылыгы төрле була, кайвакыт антитәнчекләр вакыт узу белән юкка чыга һәм кеше кабат авыруга дучар булырга мөмкин. Мондый очракларда табиблар вакцинация узарга киңәш итә.

"Яңалыкларда еш кына без ниндидер срокка бездә коллектив иммунитет формалашачагын көтәбез дип язалар. Бу үзебезне саклаудан туктарга кирәк дигән сүз түгел ", - дип ассызыклады Лилия Галимова.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев