14 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
15 гыйнварга һава торышы
15 гыйнварда Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак, урыны белән көчле кар явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 16 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә -10..-15˚, көндез -8..-13˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.
-
Кышкы каникулларны файдалы итеп уздырабыз
Кышкы каникуллар – укучыларның иң яратып, көтеп алган вакытлары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар көтелә. Һәм бары тик кыш аенда гына без рәхәтләнеп чана, чаңгыда шуа алабыз. Кышкы каникулларны күңелле итеп уздыру максатыннан, “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының” 5 нче сыйныф укучылары , үзәк чыршы янында ясалган таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Һава шартлары начарлану сәбәпле автобус һәм йөк транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстан Республикасы юлларында 14 гыйнварда 14.00 сәгатьтән – автобуслар, 16.00 сәгатьтән йөк транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.
-
"Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе механизация хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде
13 гыйнвар көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәр улы механизация өлкәсендә эшләүчеләр hәм төрле тармак специалистлары белән киңәшмә үткәрде. 2020 нче елдагы эшләнгән эшләргә анализ ясап, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Эчке тәртип hәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен төп максат итеп куйды.Хезмәтне саклау буенча эшләүче белгеч барлык механизаторлар катнашында уку оештырды.
-
ТРда ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет аркасында йомшармаячак
Республикада бизнесның күп өлеше катгый тыюлардан башка эшли.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерәчәк һәм аңа ярдәм итәчәк
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган һөнәри осталык буенча VI Илкүләм чемпионатта республика җыелмасы икенче урынны яулады.
-
Байлар Сабасында яшәүче Гөлсылу Йосыповага - 90 яшь
Яңа ел башлана да бетә, ак карлы кыш та килә дә китә, ә менә үзләренең гомер юлларын безгә үрнәк булырлык итеп үткән, һәр туган көнгә сөенеп гомер итүче ак әбиләребез безнең янәшәдә яши. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Йосыпова Гөлсылу Нурислам кызына 90 яшь тулды. Авыр тормыш юлы үтсә дә, рух ныклыгын һәм яшәү дәртен югалтмаган ак әбине Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды.
-
Шушы көннәрдә татарстан китап нәшриятында Илмира Гыймаеваның “Гомер тавы” китабы дөнья күрде
Шагыйрәнең яңа җыентыгына яшәүнең яме һәм гаме, гомумән, тормыш мәгънәсе турында, сөю-мәхәббәт һәм киләчәккә өмет-хыяллар белән бәйле күңел тетрәнүләрен үз эченә алган лирик шигырьләре туплап бирелгән. “Сугыш. Солдат һәм гармун” поэмасында гади татар авылыннан чыккан каһарман солдатларның фронт кичерешләре драматик сурәтләр һәм вакыйгалар аша тасвирлана.
-
Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Имтиханны IX сыйныфтан соң урта махсус уку йортларына керергә ниятләгән мәктәп укучылары өчен генә калдырырга ниятлиләр.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе
Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.
-
Теләге булган һәркем кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала
Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.
-
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә игелекле эшләр вакыты
2021 нче елның 13 нче гыйнварында Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында Самара сакчылык отрядының Казан бүлеге җитәкчесе Сабиров Марсель Нәкыйп улы һәм профсоюз төркеме лидеры Захаров Вадим Николай улы белән хәйрия очрашуы булып узды. Алар үзәккә «Скандинавия таяклары» бүләк иттеләр. Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә, социаль хезмәт алучылар сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру һәм саф һавада төрле мөстәкыйль хәрәкәт эшчәнлегенә ихтыяҗ тудыру өчен өстәмә ресурс алдылар.
-
Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен мәгълүмати вебинар
2021 елның 14 гыйнварында 13:00 салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат бирү максатыннан Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «НДС, оешмалар табышына салым, махсус салым режимнары буенча салым законнарындагы үзгәрешләр»темасына мәгълүмати вебинарга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп чыга торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
-
Тарих һәйкәлләрен саклау зоналары Татарстан геопорталында пәйда булды
Мәгълүмат Казанның барлык тарихи мирас объектларына, шул исәптән Кремль территориясендәге объектларына да кагыла.
-
Лесхоз интернат-йортында скандинавия йөреше буенча дәрес
12 гыйнвар көнне Лесхоз картлар йортында мөмкинлекләре чикле булган яшәүчеләр махсус таяклар тотып интернат ишек алдына, скандинавия йөрешенә чыктылар.