Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шушы көннәрдә татарстан китап нәшриятында Илмира Гыймаеваның “Гомер тавы” китабы дөнья күрде

Шагыйрәнең яңа җыентыгына яшәүнең яме һәм гаме, гомумән, тормыш мәгънәсе турында, сөю-мәхәббәт һәм киләчәккә өмет-хыяллар белән бәйле күңел тетрәнүләрен үз эченә алган лирик шигырьләре туплап бирелгән. “Сугыш. Солдат һәм гармун” поэмасында гади татар авылыннан чыккан каһарман солдатларның фронт кичерешләре драматик сурәтләр һәм вакыйгалар аша тасвирлана.

Китапка якташыбыз Гөлзадә Бәйрәмова язган кереш сүздә әйтелгәнчә, аны лирик шагыйрь итеп сабый чакта күңеленә салынган матурлыкны күрә белү сәләте, иҗади тоем үстергән. “Гомер тавы” – Илмираның дүртенче китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев