Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз интернат-йортында скандинавия йөреше буенча дәрес

12 гыйнвар көнне Лесхоз картлар йортында мөмкинлекләре чикле булган яшәүчеләр махсус таяклар тотып интернат ишек алдына, скандинавия йөрешенә чыктылар.

Инструктор, йөреш башланыр алдыннан кан басымын, катнашучыларның гомуми хәлен тикшерде, каешларның озынлыгын, таякларның кулларда ничек торышын контрольдә тотты. Скандинавия йөрешенең терәк-хәрәкәт системасына уңай йогынтысы турында мәгълүмат җиткерде. Таякка таяну тез буыннарына, шулай ук башка сөякләргә йөкләнешне киметә. Бу хәл кул-аяк буыннары авырулары вакытында скандинавия йөрешен уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә.

Шөгыльнең максаты: өлкәннәрдә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә, скандинавия йөреше техникасы ярдәмендә психологик һәм физик сәламәтлеген ныгыту һәм саклау өчен шартлар тудыру.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев