Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы каникулларны файдалы итеп уздырабыз

Кышкы каникуллар – укучыларның иң яратып, көтеп алган вакытлары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар көтелә. Һәм бары тик кыш аенда гына без рәхәтләнеп чана, чаңгыда шуа алабыз.  Кышкы каникулларны күңелле итеп уздыру максатыннан, “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының” 5 нче сыйныф укучылары , үзәк чыршы янында ясалган таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

undefined

Ә менә шугалакта, тимераякта шуу, көне буена җитәрлек тәэсирләр калдыра. Каникулда Сәләтле балалар мәктәбенең 8 нче А сыйныф укучылары, тимераякта шуар өчен шугалакка бардылар. Тимераякта шуу – ул үзе бер рәхәтлек һәм шугалакта булу, вакытны бик күңелле үткәрү чарасы да. Алай гына да түгел, иң мөһиме,сәламәтлек өчен файдалы, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә этәрә, физик күнекмәләр дә үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук, 6 нчы, 8 нче Б һәм 10 нчы сыйныф укучылары, саф һавада җәяү йөрүнең иң файдалы шөгыль икәнлеген аңлап, Саба урамнарын урадылар. Рәхәтләнеп күңелле уеннар уйнадылар һәм тауда шудылар.

undefined

Сәләтле балалар мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары, шулай ук, үзләренең вакытларын бик күңелле уздырдылар. Алар “Сабантуй” комплексында урнашкан пейнтбол клубында рәхәтләнеп уйнадылар, төрле төстәге маркерлар һәм шарлар кулланып атыштылар. Укучылар бу искиткеч уеннан бик канәгать калдылар.

Кышкы каникулны, барлык укучылар да күңелле һәм файдалы итеп уздырганнардыр дигән өметтә калабыз. Көч туплап, укуда яңа үрләргә ирешер өчен, янәдән мәктәпкә, 3 нче чирекне башлап җибәрергә әзердер дип уйлыйбыз. 

undefined

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев