Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрки халыклар бергә булганда гына бөек – Роберт Миңнуллин

Татарстанның халык шагыйре бу хакта яңа чыккан китапларын тәкъдим итү кичәсендә әйтте.

Бүген Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән очрашу һәм аның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү кичәсе булды. Чара шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеена багышланды.

Очрашу алдыннан, чит илләрдән килгән тюрколог-галимнәргә һәм Роберт Миңнуллинга институтның манзара залында төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә калфак, түбәтәй, Коръән өчен сумка, шәмаил, милли бизәкләр, төрле милли киемнәргә киендерелгән курчаклар, декоратив мендәр, күннән, киездән һәм башка материаллардан эшләнгән хезмәтләр күрсәтелде.

“Быел юбилей елым, шуңа күрә дә миңа игътибар бик зур булды. Бүгенге китаплар тәкъдим итү буенча: азербайҗан телендә Рәмиз Әскәр тәрҗемә иткән “Bülbüllərin toyu” (“Сандугачлар туе”), төрек телендә Эрҗан Алкая тәрҗемә иткән “Tatar gönlü” (“Татар күңеле”) китапларым һәм Ләйлә Минһаҗеваның балалар әдәбиятындагы эшчәнлегем турында “Каләмендә – балачак галәме” дип исемләнгән китабы дөнья күрде”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

“Сезне кем илһамландыра”, дигән сорауга Роберт Миңнуллин илһамландыручыларның күп булуын әйтте. “Һәр шагыйрьнең илһамчысы үзенә күрә аерым була. Мәхәббәт турында язсам, әлбәттә, кызлар һәм хәләл җефетем, ә публицистик әсәрләр иҗат итә башласам, туган халкым, республика һәм җәмгыять, ә табигать турында язсам, Татарстан табигате илһамландыра. Шуңа күрә, илһам чыганаклары бик күп, шигырьләр языла, Аллага шөкер. Мин бу дөньядан бик канәгать”, - диде ул.

Шагыйрьнең шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә иткән, Төркиянең Элазыг шәһәрендәге Фырат университеты гуманитар фәннәр факультетының Бүгенге чор төрки телләр бүлеге җитәкчесе, профессор Эрҗан Алкая Төркиядә Роберт Миңнуллинның танылуы бик мөһим булды дип саный. “Университетта Гүзәл Шәмсиева дигән татар шәкертем бар иде. Без аның белән бергә Роберт Минңнуллинның өч китабыннан шигырьләр сайладык. Барысы бергә 223 шигырь булды. Әнә шулай төрек телендә “Татар күңеле” китабы туды. Мин моны төрек һәм татар халыкларының дуслыгы арасында зур хезмәт дип саныйм.

Роберт абый – зур шагыйрь. Аның Төркиядә танылуы, беленүе дә бик мөһим иде. Роберт абыйга озын гомер, иҗади уңышлар телим. Аңа бик зур рәхмәтләремне әйтәм”, - диде Эрҗан Алкая.

“Миңа калса, Роберт Миңнуллин - хәзерге заманның иң яхшы шагыйрьләренең берсе. Ул Азербәйҗанда бик популяр, чөнки аны беләләр. Узган елны Роберт миңа хат язды: “Киләсе елга минем 70 яшьлек юбилеем була, минем сәнгатем турында бер мәкалә яза алмассыңмы”, - диде. Нинди мәкалә дигәч, “әйдә, мин сиңа бер китабымны җибәрәм”, - диде. Мин бу эшкә ике куллап алындым. 70 яшь туласы булгач, 70 шигырьне тәрҗемә итәргә кирәк дип килештек”, - диде азербайҗан теленә тәрҗемә иткән күренекле тюрколог, фән докторы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, төрек милләтеннән булган Фатих Кутлу да шагыйрь турында тәфсилле чыгыш ясады. “Роберт абыйның төрек телендә 223 шигыре тәрҗемә ителгән хәбәрне ишеткәч, бик шатландым. Гыйлем алу - энә белән кое казу, дип әйтәләр бит, хәзер алай димәс идем мин. Гыйлем алу бик җиңел, интернет һәм башка мөмкинлекләр бар, ләкин хәзерге вакытта тәрҗемә эшен энә белән кое казу дип әйтеп була. Чын күңелдән тәрҗемәчеләрне котлыйм, бик зур эш башкарылган. Ничә елга сузылды, дип тә сорыйсым килми, чөнки тәрҗемә процессы озак вакытны ала. Башыннан кичкән кеше генә белә. Җир җиләге ачы була, үз вакытында пешмәсә, диләр. Шуларны үз башымнан кичергән кеше буларак, әлеге хезмәт бик вакытлы башкарылган һәм зур бәягә лаеклы дип уйлыйм.

Китаплар татарчадан төрекчәгә һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Ләкин монда хикмәт тәрҗемә итүдә генә түгел, аның төрек теленә тәрҗемә ителгән булуы һәм Төркиядә дөнья күрүе тагын да зуррак әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә, төрек халкы ул китаплар белән танышып, татар әдәбияты һәм татар шагыйрьләре турында әдипләр, галимнәр фикер йөртә ала. Минемчә, тәрҗемә мәсьәләсендә бу – иң югары нокталарның берсе”, - дип үз фикерен белдерде ул.

Фатих Кутлу Роберт Миңнуллин китапларының башка телләргә тәрҗемә ителүе - шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен куанычлы хәл, дип белдерде. “Иҗатта олы җанлылык һәм киң күңеллелек кирәк. Теге яки бу шагыйрьнең әсәрләренең тәрҗемәдә чыгуына сөенә белү – үзе бер күркәм сыйфат. Ә Роберт абыйга киләчәктә дә үз эшчәнлеген шушы рухта дәвам иттерүен телим”, - дип тәмамлады ул сүзен. Соңыннан Фатих Кутлу юбилярга төрек телендә җырын бүләк итте.

“Безнең халкыбыз – зур халык. Без, гадәттә, “бөек” дияргә яратабыз инде. Бәлки, безнең бөеклегебез еракта, тарихта гына калгандыр. Ләкин без бүген яшибез. Мин үзебезнең халкыбызның, башка халыклар белән беррәттән, бер югарылыкта булуын, яшәвен, тормыш итүен бик теләр идем. Төрки халыклар бөек булганнар, хәзер дә алар бөек, ләкин бергә булганда гына. Безнең һәрберебезнең зур әдәбияты бар, әмма үз базарыңда кайнасаң, ерак китеп булмый. Бер-беребезне яратыйк, аңларга тырышыйк, бер-беребезгә ярдәм итик. Бүгенге чара да шигъриятебез өчен тарихи мәҗлес.

Миннән талантлыраклар бик күп, миннән көчлерәк шәхесләр бар. Мин үз юлымда дип уйлыйм. Әгәр мин шушы көнгә җиткәнмен икән, бу - Ходай тарафыннан зур бүләк. Миңа булган хөрмәтне кулымнан килгән кадәр акларга тырышам. Барчагызга да рәхмәт”, - дип тәмамлады сүзен Роберт Миңнуллин.


 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев