Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәзәдән чыгарга теләгән ир-ат пыяла кисәге белән җәрәхәтләнеп вафат булган

Апас районының Кооператив урамы буенча йорт янәшәсендә күкрәк турысы җәрәхәтләнгән 61 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат ишеге бикле булган фатир тәрәзәсен вата һәм аннан чыгарга омтыла. Әмма тырпаеп торган пыяла кисәген күрмичә...

Апас районының Кооператив урамы буенча йорт янәшәсендә күкрәк турысы җәрәхәтләнгән 61 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат ишеге бикле булган фатир тәрәзәсен вата һәм аннан чыгарга омтыла. Әмма тырпаеп торган пыяла кисәген күрмичә үлемгә китерерлек итеп җәрәхәтләнә
Бу фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев