Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туфан абый җырлаганмы?

Күптән инде, Әлфия апа Миңнуллина “Безгә бер җыр кирәк” дигән китап бүләк иткән иде. Мин аны карап та өлгермәдем, гозерләп сорап алып китүче булды. Ниһаять, янә үземә әйләнеп кайтты. Китап тузан җыеп ятмаган, музыка мәктәбе укучылары авыл эте Акбай турындагы биш спектакльдән җырлар өйрәнеп яткан икән. Ә Туфан абый шушы биш спектакль өчен аз да түгел, күп тә түгел, 39 җыр иҗат иткән!

Кызыксынып китеп, китапны янә актарам. Туфан абый сүзлә­ренә иҗат ителгән җырлар спектакль кысасында гына яши алмый икән бит! Закир Шаһбанны, мәсәлән, үзем өчен заманында “Ала карга” дигән җыры белән ачкан идем. Бу җыр – “Әл­дермештән Әлмәндәр” спектак­леннән. Ә “Мин җырлыймын бырдыйны...” дигәне күптән халык җырына әйләнде түгелме? Эстрада турында сүз чыкса, үзен­нән-үзе шушы җырны “мырлыйсы” килеп тора. Ә “Җанкисәк­кәем”нән “Урман эчләрендә урман” җыры? Кем генә җырламый аны! Шәхсән үземә Раил Шәм­суаров башкаруындагысы якын. Әллә ничек моңлы, күңелләрне актарырлык итеп башкара ул аны.

 
Туфан абый үзе җырлаганмы икән соң? Без бу сорауны якын дусты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә бирдек. Ул: “Кырык елдан артык һәрдаим аралашып яшәп тә, минем Туфан аганың үз-үзен онытып җырлап утырганын хәтерләмим”, – диде. Һәм дустының ник җырламавын аңлатырга да тырышты:

 
– Бәлки, ул, җырның илаһи тылсымына күз тидермәс өчен, ялгыз калып, кешеләрдән яшереп кенә җырлагандыр. Әмма безнең белән бергә чакта, башкаларга кушылып җыр сузса да, үзе башлап җырламый торган иде. Бәлки ул, сөйләр өчен яралган күк күкрәүгә охшаш тавышын җыр калыбына, моң калыбына сыйдыра алмыйча, кеше алдында үз-үзен тыеп торгандыр.


Разил абый Туфан абый белән Дәүсоветта бергә эшләгән елларны да сагынып искә алды. Аның бүлмәсенән кеше өзелми, ә ялгызы калганда ул үзенә ошаган җырны куя да, кат-кат әйләндерә башлый иде, диде. Ишекләре кара-каршы булганга, Туфан абыйның җыр “вкус”ы Разил абыйга яхшы таныш инде. Кайбер көннәрне аңа бер үк җырны өч тапкыр, дүрт тапкыр гына түгел, ун тапкыр тыңларга туры килә. Разил дусты бу җырдан ялыгып, Туфан абый утырган бүлмәнең ишеген ача. Туфан абый, башын күтәреп, аңа күз сала да: “Шәп җыр бит, малай, ә! Үзәккә үтә торган җыр! Сүзләренә игътибар ит әле, сүзләренә!” – дип соклану хисләрен дустына иңдерә башлый. Туфан абыйның шәп җыр дигәнен Австралиядә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалова башкара икән. Менә шулай, сәнгатьне бусы – академ, тегесе – альтернатив, монысы халыкчан дип бүлгәләмәгән ул. Аңа моңны тою, башкаручының ихласлыгын сиземләү дә җиткән.


Композиторларга нинди та­ләпләр куя торган булган икән драматург? Туфан абый сүз­лә­ренә “Җыр турында” гимн иҗат иткән композитор Резедә Әхия­рова аны менә ничек искә алды:


– Безнең иҗади дуслык “Гармун белән скрипка” спектак­лен­нән башланды. Әлеге спектакльгә музыка яздым, Туфан абый исә пьеса авторы да, режиссеры да иде. Бик күңелле тамаша булып истә калды “Гармун белән скрипка”. Күрәсең, минем музыканы яраткандыр, шуңа чакыргандыр дип фаразладым ул чакта. Мин үзем дә аның иҗаты белән күптән кызыксына, драматург, шагыйрь буларак хөрмәт итә идем. Гәрчә Туфан абый еш кына, мин шагыйрь түгел, дип әйтсә дә. Аннан ул авыл эте Акбай турында бер­ничә пьеса язды. Болар – “Авыл эте Акбай”, “Акбай нигә күңелсез”, “Акбай һәм сарык малае”. Аларына да музыка яздым. Бу спек­такльләр Камал театры­ның кече залында барды. Шушы ук команда телевидение өчен Акбай турында 20 серияле фильм да төшерде әле. Ул да уңыш белән барды. Шуннан без бер-бере­безнең спектакль, концертларына йөрештек, дуслыгыбыз ныгы­ганнан-ныгыды. Гоме­ре­нең соң­гы елында без аның белән Дәүсоветта очраштык. Утырыш беткәч, үз бүлмәсенә дәште. Ул миңа үз кулы белән язылган “Җыр турында җыр” дигән шигырен сузды. Шул җырны Венера Ганиева үз укучылары белән Туфан абыйны искә алу кичәләренең берсендә башкарды. Тора-бара аны “Җыр турында гимн” дип тә йөртә башладылар. Кызганыч, Туфан абый аны ишетә алмады. Шушы шигырьне тапшырганнан соң берничә көн үттеме икән, вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Бу әсәргә мин Туфан абыйга булган хөрмәтемне, яратуымны салырга тырыштым. Чөнки әлеге кулъязманы бер әманәт кебек кабул иткән идем. Туфан абый белән корылган дуслык әле дә дәвам итә. Кызы Әлфия белән аралашабыз, очрашып, Туфан абыйны искә алабыз, ул яраткан җырларны күңелдән үткә­рәбез.


Татарстан Композиторлар бер­­леге рәисе Рәшит Кәлимуллин исә аның һәрвакыт кулдан язганын һәм тагын бер олы хезмәтен искә алды:


– Туфан ага үзе: “Татар телен мин йөрәгем белән тоям”, – дип әйтә иде. Ул һәрвакыт кулдан язды, бәлки, шуңадыр язылган юллары күңелләрне җылыта, йомшарта, җырлата. Туфан абый музыканы күңеле белән тоя, ярата иде, ул гомер буе халык җыр­ларын теркәп, җыеп барган. Аның халык җырларын бөртек­ләп җыйган ике җыентыгы – “Сандугачым-былбылым” һәм “Агыйделкәем” – халыкның үзенә китап булып кире кайтты.


Композитор, музыкант, дирижер Фоат Әбүбәкеров белән дә сөйләштек. Фоат абыйда да Туфан абый холкы шәйләнә икән. Туфан абый, гали иде, ләкин гади булып кала алды, ди. Шәп җырлар язса да, аларны таратып йөрмәде, шигырьләре искиткеч, ләкин җыр яз дип әрсезләнә белмәде, ди. Бәс, Фоат абый үзе дә – тыйнак шәхес ләбаса безнең:


– “Авыл эте Акбай” спектак­ленең “Акбай һәм Кыш бабай” дигән сериясенә музыка яз әле, дигән иде. Бик җәһәт һәм җиңел башкарылды бу эш. Чөнки аның шигырьләре үзеннән-үзе көй сорап тора. Үземнең исә беркайчан да махсус шигырь сорап җыр язганым булмады. Туфан үзе беркемгә дә, җыр яз әле, дип әйтмәде шикелле. Шуңа аның җырлары күбрәк спектакльлә­рендә генә яши бугай. Туфан абый... Әле кичә генә сагынып искә алып утырдык үзен. Дуамал кеше түгел иде ул. Мин аның берничә спектакленә музыка яздым, кайбер спектакльләрнең, әйтик, “Гөргөри кияүләре”, “Йө­рәк маем”ның музыкаль бизәле­шен башкардым. “Әлмәндәр...”не бергә эшләдек. Туфан абый компания кешесе иде. Беркайчан да үзен әлләкем итеп куймады, кәпрәймәде. Гап-гади кеше булып калды. Ә депутат буларак чыгышлары, урыс әйтмешли, “бомба” булды. Җитми җанга, җитми театрга, җитми депутатлар арасында Туфаныбыз.


Композитор Азат Хөсәенов белән Туфан абый җырларының эстрадада бик таралмавы сәбәп­ләрен ачыкларга тырыштык:


– Туфан абый спектакльлә­ренә музыканы шактый язсам да, үзе белән аз аралаштым, күбрәк режиссерлар белән эшләдем. Шул спектакльләрдән, әйтик, “Җанкисәккәем” – 21 ел репертуарда. “Акбайның Яңа ел маҗара­лары”, “Хушыгыз” спектакльләре дә уңышлы килеп чыкты. Премьераларда Туфан абый белән очраштык, ул музыканы ошатканын әйтеп китә иде. Ул минем өчен бик зур кеше тоелганга, аны шалтыратып, очрашып бимазалыйсым да килмәде. Бар бел­гәнем көй язу булды. Башта гаҗәпләндергәне – драматург­ның шигырь язуы. Алай гына да түгел, шигъриятнең асылын нечкә тоемлап, үзеннән-үзе көй сорый торган шигырьләр яза иде ул. Башка драматурглар, шигырь кирәк булса, шагыйрьгә әйтеп яздыра бит. Ә Туфан абый үзе язды! Бер караганда бик гади, ә нинди тирән мәгънәле җырлар туды. “Җанкисәккәем”­нән “Авыл җыры”н гына алыйк. Кемнәр генә башкармый аны хәзер. Шушындый җырларның киң таралып китмәвендә, яше­рен-батырын түгел, миндә дә гаеп бар. Син сорагач, исәпләп карадым, 65 спектакльгә җыр язганмын икән бит. Һәрберсендә кимендә 7-8 җыр булыр. Шушы җырларның күбесен истә дә тотмыйм икән. Шул ук “Акбай...” спектаклен алыйк. Берничә ай элек бер музыка коллективы җитәкчесе шалтыратты. Балалар өчен җыр кирәк ди. “Акбай...” җырларын җибәрдем. Соңыннан ул, шулхәтле яратып җырлады балалар, дип шалтыратты. Хәтта шушы җырларга биюләр куйганнар. Әйтәм бит, миндә дә гаеп бар, пропаганда алып бармыйм икән. Спектакльне бөтен кеше дә карый алмый, җыр да онытылырга мәҗбүр була. Бәлкем, шушы китап чыгу Туфан абый җырла­рына икенче тормыш бирер.


Бу китап Туфан абыйны җыр­лар авторы буларак искә алуга сәбәп булды. Җырчылар әлеге җыентыкка игътибар итеп, “бырдый” белән тулы эстрадабызга яңа сулыш иңсен иде инде.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X