Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән күзләремән яшь бөртекләре тәгәри…» [гыйбрәтле хәл]

Күпме хыялландым мин туй күлмәге кию турында! Ап-ак туй күлмәгемне дөньядагы иң матур, иң купшы, иң зәвыклы күлмәк итеп тегәргә тиешләр иде.

Ул минем сыгылмалы билемә, биек үкчәле туфлиләр кигәч тагын да күркәмрәк булып киткән буй-сыныма бик килешәчәк иде. Теләсә кайсы прическаны җиңел кабул итүче озын толымлы чәчләрем нур өстенә нур өстәп, бик матур кәләш булачак идем мин… //Сөембикә//

Радиодан җыр агыла:
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек…

Мин бервакытта да бу җырны тыныч кына тыңлый алмам кебек. Йөрәгемә үтеп кереп, җанымны актара ул минем. Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән ике күземнән яшь бөртекләре тәгәри…

Кечкенәдән мәктәптә, авыл клубында концертлар алып баруымның файдасы тими калмады - ике дистәгә якын туйда шаһит буларак катнаштым. Элегрәк мәҗлесләргә тамада чакыру модасы юк диярлек иде бит. Күп очракта бу эш кәләш һәм кияү ягыннан булган шаһитларга йөкләнә иде. Кияүгә чыкмаган кызларга өч тапкырдан артык шаһит булырга ярамый, югыйсә, үзе кияүгә чыга алмаячак, дигән ырым барлыгы турында белә идем. Дүртенче мәртәбә шаһит итеп мине туена иң якын классташ кызым чакырды, кире кага алмадым, аннан китте инде…

Һәр туйга яңа матур күлмәк тектерә идем. Туйны алып баруга бик җитди әзерләнәм, мәҗлесне йөрәккә үтешле матур шигырьләр, күңелле, итагатьле уеннар, җыр-биюләр белән үрелдереп барам. (Соңрак бу тәҗрибәм тамада эшемә алып кереп китте дә бугай мине.) Туй - кеше тормышында иң олы вакыйга бит ул. Шушы көннән өр-яңа бер гаиләгә нигез салына. Һәм бу гаилә үзенең кануннары, үзенең традицияләре белән яши башлый. Туй - шушы олы вакыйганың башлангычы, ул күңелдә уелып калырлык истәлекле булырга тиеш.

Туйга әзерләнгәндә һәр ике як та борчыла: кияү һәм аның ягы үзенчә уйлана, тырыша, ә кәләш, аның туганнары бигрәк тә дулкынланалар. Кыз бала бу вакыйгага тәпи киткән көненнән башлап әзерләнә дисәм дә ялгыш булмастыр, хәер кыз бала гына микән? Кызларның матур буласы килүе малайларны үзенә җәлеп итү өчен булса, малайлар кызларга ошар өчен батырлыкка омтыла. Кыз баланың һәр уены гаиләне «пародияләү»гә кайтып кала. Үземнекеләрдән беләм: кызларымның иң яраткан уеннары башларына фата киеп, мин «кәләш» диеп хыялланып йөрү.

Анага үз баласыннан да матур, аннан да булдыклы кеше юктыр инде ул. Әнием дә туйларны алып баруымны бик ошата иде (бик күп мәҗлесләрдә әнием-әтием белән бергә дә утырырыга туры килде). Ул еш кына: «Балакаем, үзеңнең туеңны шушылайлар итеп алып баручы табылыр микән? Ошатмыйча, «ягез әле, үзем алып барыйм», дип, түрдән сикереп төшмәсәң ярый инде», - дип әйтә иде.

«Туйларда өч тапкырдан да артык шаһит булырга ярамый», дигән ырым әллә, чынлап та, дөрес булды, әллә язмышыма шулай язылган иде - хыялымдагы туй күлмәген кия алмадым мин. Әнием дә яшьли мәрхүмә булып, минем «түрдән сикереп төшеп» кунак сыйлауларымны көтеп җиткезә алмыйча китеп барды.

Юк, мин кияүгә чыкмый калмадым. Бик матур никахым булды минем. Ходай алдында никах иң олысы бит! Туган нигеземдә, иң якын туганнарыбызны җыеп үткәрдек без аны. Әтинең куанганнары, сөенгәннәре ул чакта! Әле кичке мәҗлес дип аталган җырлы-биюле, матур теләкләр әйтүгә корылган өлеше дә булды. Мәҗлесне алып бару өчен борчылмадым анысы, тик менә кунакларга куеласы аш-суны оныта күрмәсеннәр дип (ә табынга ризыкларны әзерләүче төп кеше үзем идем), әллә ничә мәртәбә түрдән сикереп тора яздым!

Никахыма буй-сыныма килешле, су агышыдай озын, күк йөзедәй ап-ачык зәңгәр төсле бик матур яңа күлмәк тектердем. Әниемне югалту хәсрәтеннән соң беренче мәртәбә чын күңелемнән шатланган һәм озак еллар буе көткән бәхетле көнем иде ул! Хыялымдагы ак күлмәгемне киеп законлы никахлашуыбыз соңрак булыр, диеп уйлаган чаклар да иде әле.

Тик ул ак күлмәкне бүгенгәчә кия алганым юк минем! Дистә еллап ирем белән яшәп, бик матур балалар үстерсәк тә, закон алдында бергә түгел без.

…Булачак ирем миңа никахка кадәр үк үзе янына күчәргә, бер-беребезгә күнегү өчен башта ярты ел яшәп карарга тәкъдим итте. Тик мин: «Ходай алдында никахлы булгач кына бу адымга барам», - дидем. Никахыбызның икенче көнендә үк ирем янына күчеп килдем. Кеше фатирында акча түләп торулар тәмам алҗыткан иде инде. Ә монда аерым фатир, Ходай каршында мин аның хәләл хатыны, шулай булгач, нигә сузарга?! Аннан туй мәшәкатьләренә дә бергә әзерләнергә җайлырак булыр, дип уйладым.

Тик ирем «яшәп карыйк» дип юкка әйтмәгән икән. Язылышу хакында сөйләшүләрне ул йә ишетмәмешкә салыша, йә сүзне икенчегә бора, ишетсә, йөз сәбәп табып, кире кага, ярсый, күтәрелеп үк бәрелә. Дөресен әйтергә кирәк, язылышудан куркыр сәбәпләре, чынлап та, бар иде аның. Иремнең беренче никахы бик күңелсез тәмамланган. «ЗАГС - бары милек бүлешү өчен генә кирәк булган», дигән фикер калдырган ул аңарда. Мин аны аңларга да тырышып карадым, бик тырыштым! Тик кемнеңдер ялгышы өчен гомер буе кимсенеп яшәргә тиеш түгелмендер ләбаса?! Төрлесен уйлыйм. Икенче яктан, әллә инде минем ашыгып янына яшәргә күчүләрем, тиз арада «дилбегәне» үз кулыма алып, тормышны закон алдында буласы никахлашу тантанасыннан алда башлап җибәрүләрем куркыттымы икән үзен дим.

Хәер, үземнең ашыгуларыма җавап та табам кебек. Законлы никахлашуга кадәрме, аннан соңмы, безнең тормышыбыз инде башланды. Икебезнең дә яшьләребез җиткән, беребезгә утыз, икенчебезгә кырык тулып килә. Җирдә үз дәвамнарыбызны калдырыр мәлне чигерергә вакытыбыз калмаган. Ләкин тормышта һәркемнең үз хагы хак шул.

Җәмгыятьнең дә бит үз кануннары, үз хакыйкате. «Гражданский брак»лар тормышыбызга үтеп керсә дә, җәмгыять бары тик законлы гаиләне генә «таный», аны гына үз кысаларына кабул итә. Язылышмыйча яшәү аркасында күпме

http://tatar-today.ru/2016/12/14746/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев