Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туймазы районында машина укучылар өстенә менгән (ФОТО)

Башкортстанда 12 укучының өстенә машина менгән. Аларның география укытучысы белән экскурсиядән кайтулары булган.

Әлеге хәл узган атнаның җомгасында Туймазы районының Япрак авылы тирәсендә килеп чыккан. Туймазының 4 нче мәктәп укучылары экскурсиядән кайтканда район атамасы язылган стела янында фотога төшәргә дип туктаган булганнар. Шул вакыт, көтмәгәндә,  җиңел машина килеп чыга һәм укучыларны бәрдерә. Нәтиҗәдә, дүрт яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Туймазы хастаханәсенә эләгә. Бүгенгә аларның берсенең хәле аеруча авыр.



Туймазының үзәк республика хастаханәсендә безгә егетнең реанимация бүлегендә булуын әйттеләр.

Машина йөртүчесе 26 яшьлек шушы авыл кеше икән. Шунысы мөһим: егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган.



Монда, әлбәттә, укытучыга да сораулар күп булачак. Тикшерү комитеты инде берничә закон бозу очрагын да билгеләгән. “Шәһри Казан” хәбәрчесенә килеп ирешелгән мәгълүматлар буенча, укытучыны эштән алганнар.    


 

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев