Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тыштан гына шулай күренәбез”. Бу балалардан өмет бармы?

Республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлый. Кичә Казанда бәйрәм тантанасы узды. Башкалада 5 меңнән артык егет һәм кыз мәктәп белән саубуллашты. Татарстанда 11 нче сыйныфны – 15 мең 437, ә тугызынчыны 36 мең 677 укучы тәмамлады. Бу балалар тормышка ни дәрәҗәдә әзер? Газетабыз хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

Үз мәктәбенең данын күтәрәм дип башкаланың 7 нче лицее уку­чысы Рәдиф Сайринов Ка­зансу буендагы кафеның түбә­се­нә үк менеп баскан. Шул рәвешле үзе укыган мәктәпкә игътибарны җәлеп итмәкче. “Соңгы кың­гы­рау” башланыр алдыннан яшь­ләр­нең бераз батыраеп алуы гадәти хәл. Мондый татар егет­ләре булганда милләт язмышы да артка тәгәрәмәс,  дип аның тел төбен тикшерергә булдык. “Та­тар теле бетә дип бик борчылган идек. Әмма шуңа да карамастан, лицейда татар телен бик яхшы өйрәтәләр. Без сыйныфта гел татарча гына сөйләшәбез. Әти-әни телен онытырга ярамый. Сөйләшергә оялмаска гына кирәк”, – дип җавап  бирде Рәдиф.

 
 

Алып баручы микрофон тотып, яшьләрнең уй-фикерләрен белешеп калырга тырыша. БДИны бирә алмасагыз нишлисез, дигән сорауга барысы да өметле җавап бирә. Һөнәр турында сорагач, президент булырга хыялланучылар да табыла. Ә күңел­ләрендә нәрсә икән? “Бәйрәм көнне имтихан турында уйларга тырышмасам да, бу уй барыбер күңелгә килеп бәй­лә­нә. Мин үзем БДИга каршы. Ул белемне бәяләми дип уйлыйм. Теш табибы булырга җыенам”, – ди 152 нче гимназия укучысы Валерия Камашева.

 
 

Олы тормыш юлына басучы егет-кызларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шәһәр мэры Илсур Метшин, төрле вузларның ректорлары котлады. Илсур Метшин яшьләргә хәерле тормыш, бәхетле язмыш теләде.

 
 

Казан укучылары яхшы укулары белән дә аерылып тора. Соңгы елларда олимпиада җиңүчеләре ил буенча өченче урында тора. Быел 33 укучы илкүләм, халыкара ярышларда призлы урыннар яулаган. 600ләп укучы медальгә дәгъва кыла. Сәләтле, укуда уңышка ирешкән укучыларга алкышларны кызганмадылар. “Изге эшләр көндәлеге” шәһәр проектында катнашкан иң активлар да мактау сүзләрен ишетте. Укытучылар өчен дә бүген укучыларыннан шәп кеше юк. Акыллы, тәртипле, тырыш, максатчан, дип мактыйлар.

 
 

Бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле 150 пар егет-кызның вальс әйләнүе иде. Манзараны яшьләр тизрәк кесә телефоннарына төше­рә башлады. Рәхәтләнеп селфи ясады. Соңгы кыңгырау чыңлады. Шуның белән мәктәп тормышына нокта куелды. Ә алда көткән имтиханнар белемгә мөһер куячак.
Бәйрәмнән соң укучылар өйлә­ренә яки лицей-интернатларга таралышырга ашыкмый. Берәүләр – кафеда, икенчеләр йорт арендалап, шашлык пешерәчәкбез, диләр. Яшьлек хатирәләренә бирелеп тукталышка атлаганда күз ирексездән сыра күтәргән кызга төшә. Бер кулы белән янындагы егетнең муенына үрелә, чайкалып та китә. “Бәйрәм көнне булса да, кыланма инде”, – дип кисәтә сабакташы. Берүк акылыгызны гына югалта күрмәгез инде, егетләр-кызлар!

1-2
“Башсыз” кебек күренәбез генә...

 

Бүгенге балаларның укуда гамь­нәре юк, укытучыларны хөр­мәт итмиләр, әти-әниләрнең сыртында “яшиләр”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тик укучылар үзләре моның белән килешми. Алар мәгълүмат технологияләрен дә яхшырак белә, белемнәре, кыюлыклары буенча да элеккеге буынны уздыра. Сәләтле яшьләр җыел­ган чараларда да замана яшь­ләренең акыллы булуына сокланабыз. “Чыгарылыш сыйныф укучыларын тормышка әзер түгел дип әйтә алмыйм. Әйтик, сыйныфыбыздагы 22 укучының да үз фикере бар. Барыбыз да олыларча фикер йөр­тергә тырыша. Укытучыларны хөрмәт итәбез. Арада яхшы, тырыш укучылар күп. 9 нчы сыйныфка кадәр күбебездә шуклык өстенлек иткәндер. Әмма бу уку елында җаваплылык хисе артты, – ди Казандагы 113 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Алия Мостафина. – Хезмәт тәрбиясе юк дип әйтеп булмый. 7 нче сыйныфтан бирле идән юабыз, җыештыру эшләрендә катнашабыз. Үзем “5ле”гә генә укыйм. Бернинди репетиторлар да яллаганыбыз юк. Шулай да БДИ куркыта. Шуңа күрә медицина көллиятенә китәргә җыенам”.

 

Башкалабызның 11 нче гимназия укучысы Ренат Антонов та: “Бүгенге чыгарылыш укучылары бары тыштан гына ваемсыз кебек күренә. Әмма күңелдән гел уйланып, борчылып йөрибез. Имтиханнар, вузларга укырга керү турында уйланабыз. Җиңел караш – бу тышкы кабык кына. Тырышмыйча, бер­нәрсәгә дә ирешеп булмый. Бу гомер буе шулай булган”, – ди.


Икенче елга калдырыр идем әле...

 

Балалар тырышып укыса, тәр­типле, җәмгыятькә файдалы булса, укытучылар да шат. Ә эленке-салынкы йөргән, битараф укучылар педагогларны борчылырга мәҗбүр итә. Казан мәктәбендә озак еллардан бирле урыс теле укыткан Галия ханым да, укучылар тормышта үз юлын тапсын дип тырыша. “Кызганыч, укучыларда уку теләге елдан-ел кими бара. Чөнки мәгариф өлкәсендә система юк. Чыгарылыш укучыларының төрлесе бар. Сыйныфлары белән бик тырыш укыганнары да очрый. Андыйлар соңгы дәрес юк дип, ашыгып өенә кайтып китми, буш вакытларында, өйрәник әле, дип килә. Үзләренең теләкләре белән уртаклаша. Аларга карап, күңел сөенә. Шул ук вакытта гамьсезләре дә аз түгел. Мин аларны икенче елга утыртып калдырыр идем әле. Элеккеге кебек бер сыйныфта 3-4 ел утырсалар, тырышырлар иде. Дәрес калдыручылар да күп. Укырга мөмкинлеге булганы да тырышмый. Әти-әниләр дә үзгәрде. Ни булса да, алар хаклы. Кайберлә­ре баласы бераз төчкерсә дә, мәктәп­кә җибәрми. Әнә бер укучым эче китеп, ел буе дәрес калдыра. Аптырагач, фәлән дару сатып алып, кесәңдә йөрт инде, дип әйтергә мәҗбүр булдым. Директор да, каты бәрелмәгез, үз-үзләренә кул сала күрмәсеннәр, дип кисәтеп тора. Таләпчән, туры сүзле укытучыларны укучылар да, әти-әниләр дә яратып бетерми. Укучыларыма, укыгыз, тырышыгыз, дип гел тукып торам. Бер елны вузга кергән укучым шатлыгыннан тезләнеп гафу үтенде. Үз хаталарын аңлаучылар да бар”.


“БДИ җиткәнне санап тордылар”

 

Авыл мәктәбендә белем бирүче Алсу Фәйзуллина да бүгенге укучыларны тормышка әзер түгел дип саный. Аның фикеренчә, бу яраксызлык БДИ кертелгәч барлыкка килгән. “Элек “Соңгы кыңгырау” кичәсе укучылар өчен зур бәйрәм иде. Хәзер бәйрәм рухы калмады. Укучылар аңа мәҗбүри генә килә, башларында – БДИ тапшыру. Укучыларым гыйнвар башыннан бирле тактага имтиханга ничә көн калуын язып барды. Ун көн кала туктадылар. Апа, язасы килми, якынлашкан саен ачу килә, диләр. Бәйрәм көнне ел буе укытучының нервысын туздырган укучыларның да күзеннән яшь чыга. Димәк, каты бәгырьле түгелләр. Авыл мәктә­бендә хис дигән нәрсә бетмәгән әле, – дип сөйли Алсу ханым. – БДИ кертелгәнче чыгарылыш укучылары арасында зур дәрәҗәләргә иреш­кән шәхесләр күп иде. Соңгы вакытта укучылар нинди һөнәр сайлыйсын да белми. 11 нче сыйныфка калу ул – әле вузда укыячакмын дигән сүз түгел. Бюджет урыннарында укырга – баллары, түләүлегә ке­рергә акчалары җитми. Укытучы­ның белеме дә БДИ нәтиҗәләре белән үлчәнә. Әгәр гомер буе эшләп, бер укучың имтиханны бирә алмый икән, бу инде – укытучы дигән сүз түгел”.

Фото: kzn.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X