Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзекләндерү – бездән, эчтәлек – сездән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык театрларын котлап, шулай диде. Мәгълүм булганча, Россиядә 2019 елны Театр елы дип игълан иттеләр. Татарстанда әлеге чара Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды.

Тантананың Әтнәдә узуы да юкка түгел. Бу театр эшчәнлеген халык театры булып башлаган, быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм чарасының беренче өлеше республикабызның төрле театрлары тарафыннан сәхнә­ләш­те­релгән өзекләрдән торса, икенче өлеше исә тулаем юбиляр театр тарихына багышланды. Чарада олпат шәхесләрнең исемнәре дә телгә алынды. 1960 елларда халык театрын үз кулына алган Гомәр Мәрдәнов һәм данлыклы режиссер Марсель Сә­лимҗанов белән аеруча горурланалар биредә. Гомәр әфәнде остазы, якын дусты Марсель Сәлимҗанов исемендәге театраль премиянең тәүге лауреаты да әле.


– Казан театр училищесына 1948 елда укырга кердем. Нә­селебездә сәнгать кешеләре юк иде. Гомер буе сәхнәгә хезмәт иттем. Яшьләргә дә театр дип яшәргә, тамашачы дип хезмәт итәргә язсын! – диде Гомәр Мәр­дәнов.


– Әтнә театрында 100 елдан соң тагын бер очрашсак, шәп булыр иде. Очраша алмасак та, бүген – истәлекле вакыйга. 100 елдан соң әлеге чараны искә алсалар, бу – зур җиңү булачак. 2019 ел – Театр елы буларак игълан ителгән икән, матур итеп эшләргә кирәк. Төзек­ләндерү мәсьәләсе – безнең эш, эчтәлеге – сезнең эш. Сез үсәргә, иң яхшылар арасында булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Бәйрәм чарасы бүләкләрсез булмый, билгеле. Татарстан Президенты бу көнне Качалов исе­мендәге рус драма теат­рының сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийга – Почет ордены, Буа театры директоры Раил Сад­риевка Татарстанның халык ар­тис­ты исемен тапшырды.


Татарстанны театраль җир­лек дип атарга нигез бар. Бездә 11 милли, 15 дәүләт, 3 муниципаль һәм бихисап үзешчән театр­лар эшләп килә. Шуңа күрә актерлар да, режиссерлар да, театр җитәкчелеге дә киләсе елга зур өметләр баглый.


Кариев исемендәге яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, Театр елы барлык театрларны да берләш­терергә тиеш.


– Безнең театрлар гуманитар эшчәнлек алып бара. Без сәх­нә­дән кешегә тәрбия бирәбез, кеше тормышы турында, кешеләрнең проблемаларын театр моделе аша күрсәтәбез. Бу – бик кирәкле ел. Театр гел кешеләр белән бергә булган, – диде ул.


Берләшү дигәннәре бу чарада ук сизелде. Театр вәкилләренә матур сәнгать үрнәкләре тудыру максаты куелган икән, моңа алар ирешәчәк. Рөстәм Нургали улы да сәнгатькәрләргә ышанычын белдерде. Димәк, театрлар әле халыкны шаккатырачак.

Фото: скриншот инстаграм

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев