Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңай демография өчен ана капиталы гына әз

Республика җитәкчесе демографиядә уңай динамиканы саклап калу әһәмиятен ассызыклады Ил җитәкчелеге балаларның күбрәк тууын кайгыртып, аларны белемле, көндәшлеккә сәләтле итеп үстерергә мөмкинлек бирүче шартлар тудырыр дип ышанам - бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында хатын-кыз-журналистлар белән традицион бәйрәм алды очрашуында шулай дип белдерде. Очрашу барышында ана капиталына кагылышлы...

Республика җитәкчесе демографиядә уңай динамиканы саклап калу әһәмиятен ассызыклады
Ил җитәкчелеге балаларның күбрәк тууын кайгыртып, аларны белемле, көндәшлеккә сәләтле итеп үстерергә мөмкинлек бирүче шартлар тудырыр дип ышанам - бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында хатын-кыз-журналистлар белән традицион бәйрәм алды очрашуында шулай дип белдерде.
Очрашу барышында ана капиталына кагылышлы сорау берничә мәртәбә бирелде. Моңа җавабында республика җитәкчесе демографиядә уңай динамиканы саклап калу әһәмиятен ассызыклады. "Россия кебек зур ил өчен уңай демография бик кирәк. Моның өчен ана капиталы гына түгел, ярдәмнең башка формалары да булырга тиеш", - дип саный Президент.
Рөстәм Миңнеханов авыл һәм шәһәр хатын-кызы арасындагы аерма турындагы сорауга җавап биреп, хатын-кызларны шәһәрнекенә һәм авылныкына бүләргә ярамаганлыгын билгеләп узды. "Алар һәркайда гүзәл, аерма шунда гына: авылда яшәү һәм эшләү күпкә авыррак", - диде ул. Президент әйтүенчә, көнкүреш шартлары, белем алуга, медицина хезмәтләренә үтемлелек һәркайда бертигез булсын өчен, республикада күләмле эш башкарыла.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев