Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украина милли банкы кырымтатар корылтаеның 100 еллыгына истәлек акчасы чыгарды

22 ноябрь Киевта Украина милли банкының акча музеенда кырымтатар халкының Беренче корылтаена багышланган акча тәкъдим ителде.

Биш һривнялык истәлек акчасы кырымтатар халкынын тарихында мөһим урын тоткан 1917 елда узган кырымтатар халкының I корылтаеның 100 еллыгына багышлана. Банк чыгарган акчаның бер ягында Кырым харитасы өстендә Украина тамгасы һәм кырымтатар гимнының кырымтатар, украин телләрендә - "Ант иткәнмен, сүз биргәнмен милләт өчен үләргә" дигән беренче юлы язылган. Икенче ягында корылтай делегатлары тасвирланган.

"Истәлек акчасы 35 мең данәдә чыгарылган, аны милли банк сайтына кереп заказ итеп алырга мөмкин", диде акчаны чыгару башлангычы белән чыккан Киевтагы Исмәгыйль Гаспринский исемендәге геостратегик институт вәкиле Зарема Озенбаш.

Бакчасарайда узган бу корылтайда Кырым халык республикасының Конституциясе, зәңгәр төстә милли байрак, гимн, Кырым ханлыгының тамгасы герб итеп расланган иде.

Акчаның макетын украин рәссамнары һәм скульпторлары эшләгән.

Русиядә Кырымга багышланган 100 һәм 200 сумлык кәгазь акчалар чыгарылган иде. Украина милли банкы бу акчаның Украинада әйләнешен тыйган иде.

Латвияның социал-демократик эшче фиркасе әгъзасы Раймонд Лейниекс Европа берлегенең үзәк банкына Русиядә чыккан бу акчаны Европа берлегендә куллануыны тыю хакында таләбен юллаган.

Белешмә: Беренче кырымтатар халкы корылтае үз эшен 1917 елның 26 ноябрендә Бакчасарайның ханнар сараенда узды. Аның эшендә Кырымнан 76 делегат катнашты. Корылтай үзен парламент итеп игълан итте. Хөкүмәт рәисе итеп Номан Челеби Джихан сайланды, республиканың символлары кабул ителде. Большевиклар Кырым халык республикасын һәм кырымтатар хөкүмәтен танымадылар. 1918 елның гыйнвар аенда большевиклар бу хөкүмәтне тар-мар иттеләр, хөкүмәт рәисе итеп сайланган Кырым мөфтие Номан Челеби Джихан Акъяр төрмәсендә үтерелде. Икенче Корылтай Кырымда 1991 елда узды.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев