Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларны китапка тартучы “Аулак өй” проекты олыларда да кызыксыну уятты

Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елында Татарстанда республикакүләм "Аулак өй-баттл" проектына старт бирелгән иде. Мөһим чара төрле районнарның мәктәп укучылары һәм әдәби берләшмәләр командалары арасында халкыбызның милли һәм иҗади мирасы буенча белемнәрен сынау рәвешендә уза. Проект дәвам итеп, быел бәйге безнең якларга да килеп җитте. Узган җомгада Теләче мәдәният йортында 4 команда (Казан, Теләче, Саба, Әтнә) көч сынашты.

Ярышны проект инициаторы, сценарий авторы, "Үз өем" электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова алып барды.

“Безнең максат – төрле буын шагыйрәләре иҗаты белән укучыларны таныштыру, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган җырларны яңгырату, гореф-гадәтләрне яшьләргә җиткерү, үсеп килүче балалар кулына китап тоттыру. Беренче чиратта аларны татар әдәбияты классиклары әсәрләренә якынайту. Соңгы елларда мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләре кимеде. Шуңа күрә без балалар шигырьләре дәреслекләргә кергән Тукайны, Җәлилне, Хәсән Туфанны һәм башкаларны яхшы белсеннәр иде дигән нияттән “Аулак өй-баттл”ны оештырырга булдык. Март аеннан Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшлибез. Безне Мәдәният министрлыгының фольклор бүлеге дә хуплап алды. Проектка Бөтендөнья татар конгрессы, Язучылар берлеге дә тартылды. Шулай ук әдәбиятыбызның язмышына битараф булмаган җирле массакүләм мәгълүмат чаралары да “Аулак өй”не яктыртып бара. Параллель рәвштә районнардагы әдәби берләшмәләр эшчәнлеге белән танышып, аларны да ярышка тарттык. Укучылар арасында финал уеннары 18 февральдә Казанның 180нче полилингваль гимназиясендә булачак. Иң көчле 4 финалчы ярышачак, җыелма командага Саба районы мәктәп укучылары да керде”,– дип аңлатты Сәрия ханым уен тәртибен.

Теләчедә башта республиканың төрле районнары шагыйрәләре (“Кызлар җыры” җыелма командасы) белән “Йөзек кашы” әдәбият иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр көч сынашты.

Командалар сәламләвеннән соң, беренче биремдә һәрберсе аерым кәгазьгә язылган сүзләрне дөрес итеп тезеп, татар классикларының шигырьләрен җыярга һәм авторны әйтергә кирәк иде. Вакытка көйләп такмак­лар әйтешүдә дә шагыйрәләребез күңелендә туган экспромтларның алып баручы әйткән темага туры килмәсә, балл кими дигән сүз. "Йөзек салыш" уенында йөзек ролен классикларның шигырь куплетлары үтәде. Гомуми балларны исәпләгәннән соң, “Кызлар җыры” командасы, ике баллга гына калышып, беренчелекне теләчелеләргә бирергә мәҗбүр булды.

Сабаның “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре исә Әтнә районы командасына каршы торды.

Тукай якташлары 2016 елда гына оештырган “Күңел чыңы” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре дә тырышты, районыбыз данын яклаган Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатыйхова да сер бирмәде.

“Барыгыз да яхшы әзерлек белән килгән, булдырдыгыз. Шулай да сабаларга әйтер сүзем бар: бер җырны ике тапкыр кабатладыгыз, берсе темага туры килмәде. Шуңа да карамастан, баллар тигез”,– дип ярышның ике этабына бәя бирде жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан.

 

“Йөзек салыш” уены да ничьяга төгәлләнгәч, бәйгедә дуслык җиңүен игълан итте.

“Гомумән, мин милләтне, телне саклау буенча үткәрелгән һәр чарага бары тик афәрин дим. Алар арткан саен милли сәясәт өчен яхшырак. Үзем Әтнә дәүләт драма театрында эшлим, “Аулак өй-баттл” чарасын үткәрү өчен зур хезмәт кергәнлеген бераз чамалыйм. Күпмедер тәкъдимнәрем дә бар: проектның эчтәлегенә, сыйфатына игътибарны күбрәк бирәсе иде. Дуслык җиңүенә килгәндә, бәйгенең шулай төгәлләнүенә бик уңай карыйм. Бу сүзне сәхнәдән дә әйттем. Без барыбыз да Казан арты районнары. Максат – нәрсәдер бүлешү, кемнең көчлерәк икәнен ачык­лау түгел. Казан арты зонасында булган милли байлыгыбызны, моңыбызны, телебезне бергәләп сакларга, кадерләргә, дус булып яшәргә язсын”,–дип фикерләре белән уртаклашты Әтнә командасы капитаны Гөлүсә Батталова.

Жюри әгъзасы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал “Аулак өй”гә яшь буын тамашачы сыйфатында күбрәк чакырылсын иде дигән теләк белдерде. Моның өчен залның 50 процентына кадәр халык җыярга Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте бар икән. Проект дәвам итә. Июль аена кадәр барачак бәйгедән соң формалашачак җыелма командага һәр иҗат берләшмәсеннән бер шагыйрә сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев