“Укучыларым киңәш бирә”
Билгеле булганча, Россия “Ел укытучысы –2018” бәйгесендә Татарстан данын Казандагы 1 нче татар гимназиясенең физика укытучысы Радик Хәбиров яклаячак. Нәкъ менә Радик республика бәйгесендә җиңеп чыкты. “Физика дәресләре булмагач, укучыларым сагына, социаль челтәрләрдә язалар. Кайберләре миңа хәтта киңәшләрен бирә”, – диде җиңүче.
Районнарда бәйгедә 1,5 меңнән артык укытучы катнашкан. “Ел укытучысы” номинациясе буенча финалга – 65, ә “Педагог дебюты” юнәлешенә 20 мөгаллим чыккан. “Тантана алдыннан миннән журналистлар, бүгенге укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип сорады. Иң гадел, акыллы, белемле кеше, дип җавап бирдем. Сез барыгыз да шундый сыйфатларга ия. Безнең укытучыларның илдә иң яхшысы булачагына ышанам. Белемнең абруе беркайчан да югалмый”, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бәйгене йомгаклау чарасында.
Бүген мәгариф системасы көннән-көн начарлана дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров бу сүзләр белән килешми. “Бәйге моның киресен күрсәтә. Белемне сыйфатлы итәргә тырышучы укытучылар бик күп. Яңа белемнәр тупладыгыз, хәзер сездән шуны укучыларга җиткерү сорала. Җиңүчеләрне май аенда теплоходка сәяхәткә чакырабыз”, – диде ул.
Иң яхшы тәрбияче булып Бөгелмәдәге 26 нчы бакча тәрбиячесе Елена Махринская танылды. “Педагог дебюты” номинациясендә беренче урынны Иннополис мәктәбенең җыр укытучысы Иван Савиных яулады.
“Бәйгедә катнашырга җитәкчебез үгетләде. Башта җыр укытучысы бигүк туры килеп бетмәс дип каршы килгән идем. Бездән, укучылардан башка тормышта бернәрсә дә барып чыкмаячак. Күңелдәгесен укучылар, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашуыбызны дәвам иттерсәк иде”, – диде Иван, сөенечен белдереп.
Иң зур бүләк – “Педагогик Оскарны” алу өчен мәктәп тормышында биш ел кайнау да җитә икән. Тик ничек кайныйсың бит! Әнә Радик физика гына түгел, биология, химия укытучысы белгечлеген үзләштергән. Берничә уку йортын тәмамлап, бүген аспирантурада белем ала. Яшь педагог укучыларыннан калышырга теләми. “Кечкенә вакытта археолог, мультипликатор булырга хыялландым. Әмма үсә төшкәч, җәмгытькә күбрәк файда китерәсем килде. Шуңа күрә укытучы һөнәрен сайладым. Моның өчен бер дә үкенмим, – ди яшь мөгаллим. – Минем замана балалары белән генә эшләгәнем бар. Шуңа күрә аларны башкалар белән чагыштыра алмыйм. Замана укучылары актив, күп белергә омтыла. Укытучы, балаларның нәрсә кичергәнен аңлау өчен, алардан калышмаска тиеш. Энергияләрен дөрес юнәлешкә сарыф итәргә булышырга кирәк”.
”Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә беренче урынны Казанның 39 нчы мәктәбе укытучыcы Ильмира Әпсәләмова белән Башкортстанның 104 нче мәктәбе мөгаллимәсе Венера Садыйкова бүлеште.
– Бәйгене бик көчле барды, диделәр. Дөньяның төрле чаклары була. Тәртип, таләпләр үзгәрә. Бернәрсәгә дә карамыйча, безнең уртак бурычыбыз – туган телебезне саклап, үстереп, киләчәк буыннарга тапшыру. Канатларыгызны төшермичә, кыю булып катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Башкалабыздагы 39 нчы мәктәп мөгаллимәсе Ильмира Әпсәләмованың республика күләмендә беренче тапкыр җиңү яулавы. Әмма моңа кадәр аның төрле грантлар отканы булган. “Алгарыш” программасы буенча Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбен тәмамлаган.
”Татар теле сәгатьләрем аз түгел. Мәсәлән, 9 нчы сыйныфта өч сәгать укытам. Шунысына сөендем: 20 укучым татар теленнән имтихан сайлады. Алар арасында урыс милләтеннән булганнар да бар. Дәреслеккә карап укытмыйм. Теләгем – аралашырга өйрәтү. Сөйләм калыпларына нигезләнгән программа уйлап чыгардым. Темаларны геометрик фигуралар, төрле төсләр аша да төшендерәм. Бүген татар теле дәреслекләре бик күп. Бердәм дәреслек төзергә кирәк дип саныйм”, – ди Ильмира Әпсәләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев