Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамдагы утлар якты яна

Әле кайчан гына караңгылыктан зарлану җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе иде. Хәзер күп кенә торак пунктлар урамнары кичләрен якты гына түгел, аллы-гөлле светодиод утлардан да ялт итеп тора. Төнге сменада эшләүчеләр, паркларга кичке прогулкага чыгучылар өчен дә уңайлы.

 Районда электр яктырткычларын­ тө­зек хәлдә тоту җаваплылыгы чик­ләнгән “СабЭнергоСервис” җәм­гыя­­тенә тапшырылган. Оешма үз эш­чәнлеген 2017 елдан башлаган иде. Төп бурычы: күпфатирлы то­ракларның, барлык бюджет уч­реж­­дениеләренең (7 спорт учреждениесе, 56 мәдәният учагы, Иске Икшермә “Тургай” социаль приюты, хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, Югары Утар балалар, Лесхоз картлар-инвалидлар йортлары) электр челтәрләренә тех­ник хезмәт күрсәтү. Тышкы яктырткычлар да бик күп. Мә­­сәлән, Саба шәһәр җирлеге би­лә­мә­сендәге урамнарда 2023 елда 1308 диод лампалар янып торган.

“Хәзерге вакытта коллектив 10 ке­ше­не берләштерә. Икешәр электрчы монтердан торган 3 бригада машиналар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш 6 үзмәшгуль белән дә эшлибез. Электр җиһазларын сынау һәм үлчәү өчен лабораториябез бар. Бюджет оешмаларының җылыту системасы котельныйларына елга – бер, биналарга 3 елга бер техник хисап ясап бирәбез. Гомумән, халыкка уңайлы яшәү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Хезмәткәрләр үз вазифаларын яхшы белә. Эш хаклары вакытында түләнә, салымнар күчерелеп барыла”, – ди җәмгыять директоры Айдар Яхин.

Оешма 2023 елда 40 миллион сумлык хезмәт күрсәткән. “Безнең ишегалды” программасы буенча – 5, район үзәгенең Тукай урамында – 2,584, үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә 9,385 миллион сумлык эш башкарылган. Сабаның Тукай, Татарстан урамнарында электр чыбыклары җир астыннан үткәрелгән,  Сабинка күперенә ут баганалары утыртылып, электр чыбыклары сузылып, яктырткычлар куелган. Район үзәгендәге “Саба-Парк”,  “Тукай”, “Гаилә” паркларында­гы яктырткычларга техник хезмәт  күр­сәтелгән. Де­кабрь ахырында Яңа елга тер­ри­торияләрне гирлян­да­лар, төрле төстәге яна торган уенчыклар белән бизәү эшләре дә башкарганнар.

Кулланучылар “СабЭнергоСервис” хезмәтеннән канәгать. “Югары Симет авылында – 49, Түбән Симеттә 28 урында лампочкалар яна. Урамнарны яктыртуда электр энергиясенә экономия максатыннан һәм тиешле вакытка көйләү өчен 5 урында “Таймер” урнаштырылган. “Сабэнергосервис” оешмасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ватылган лампочкалар һәм таймерлар электрчы монтерлар тарафыннан алыштырылып барылды. 2019 елда Югары Симет авылы буенча ДРЛ лампочкалары тулысынча светодиодный утларга алыштырылган иде. Шулай ук Түбән Симет урамнарына да светодиод утлар куелды”,– дип сөйләде гражданнар  җыенында Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин.

Оешма шәхси сектор белән дә ки­лешүләр нигезендә эшли һәм тузган электр чыбыкларын яңартуга җитди карап, вакытында алыштырырга тәкъ­дим итә.

“Совет чорыннан калган бер генә изоляцияле алюминий үт­кәргечләр янгын куркынычына һәм  электр приборларының да тиз­рәк сафтан чыгуына китерә. Шу­ңа күрә аларны бакыр чыбыкка алыш­тыру – көн таләбе”,– ди Айдар Яхин.

Килешү төзергә теләүчеләр 2-49-25 телефонына элемтәгә чыга ала­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев