Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза алдыннан Төркиянең Истанбул шәһәре базарында бушлай товар өләшкәннәр

Икенче ел рәттән билгесез меценат мөселманнарның изге ае – Рамазан алдыннан Истанбул үзәгендәге базарда бөтен товарны сатып ала.

Төркиянең Истанбул шәһәре Бейоглу районында урнашкан Тарлабаши базарында бәйрәм алды акциясе узган. Анда сатучылар халыкка үз товарларын бушлай тараткан, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«NewsTurk» сайты хәбәр иткәнчә, икенче ел рәттән билгесез меценат мөселманнарның изге ае – Рамазан алдыннан Истанбул үзәгендәге базарда бөтен товарны сатып ала икән.

Сатучыларга исә аны халыкка бушлай өләшәсе генә кала. Кешеләр сәүдәгәрләр һәм билгесез меценатка әлеге юмартлыклары өчен бик тә рәхмәтле, дип яза басма. 

Фото: https://pixabay.com | vnuda

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев