Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән

Читтән кайткан ике кеше авырган, 84 кеше — авыру белән элемтәдә булучылар.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, читтән кайткан ике кеше авырган, калганнары — авыру белән элемтәдә булучылар. Иң күп авыручылар 30-50 яшь һәм 50-60 яшь категориясенә керә.

Казанда - 42 очрак, Чаллыда - 11, Түбән Кама районында - 7, Сабада - 6, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Сарман, Әгерҗе, Биектау районарында икешәр очрак, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Әтнә, Апас, Балтач районнарында берәр очрак ачыкланган.

Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 145 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 15 кеше хастаханәдән чыккан.

Узган тәүлектә Россиянең 82 төбәгендә 10 581 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Коронавирус йоктыру очракларының күбесе Мәскәүдә (5795), Мәскәү өлкәсендә (803), Санкт-Петербургта (317) һәм Мурманск өлкәсендә (280) теркәлгән. Яңа теркәлгән авырулар арасында 5352 кешедә авыру билгеләре юк. 76 пациент үлгән.

Кичә коронавирусның 10 633 яңа очрагы турында хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, Россиядә 145 286 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Аларның 1356сы үлгән, 18 095 кеше терелгән.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев