4 май 2020 яңалыклары
-
Россия халкын «Үлемсез полк» акциясендә онлайн катнашырга чакыралар
«Россиянең Үлемсез полкы» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин республика халкын акциягә онлайн кушылырга чакырып мөрәҗәгать итте.
-
Бүген районыбызда аерым категория гаиләләргә азык-төлек продуктлары җыелмасы өләштеләр
Бүген районыбызда аерым категория гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары җыелмасын тапшырдылар
-
Фигуралы шуу федерациясе Заһитованы Россия җыелма командасы составына кертергә ниятли
Узган ел ахырында Алинә Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып тору турында белдерде.
-
'Ярдәм янәшә' акциясе
Бүген республикада бара торган 'Ярдәм янәшә' акциясе Сабага килеп җитте. Аз керемле гаиләләргә бирелә торган азык-төлек пакетларын барысы 500 дән артык кеше алачак.
-
Раяз Фасыйхов каен кәүсәсеннән эскәмия ясаган
Үзизоляция артистларның, эстрада йолдызларының башка сәләтләрен дә ачты. Популяр җырчы Раяз Фасыйхов турында да шулай дип әйтергә була. Бу көннәрдә ул инстрагам язылучыларын йә тәмле ризыклар пешерүе белән гаҗәпләндерә, йә әкияттәге сыман эскәмия ясавы белән шаккатыра.
-
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән
Читтән кайткан ике кеше авырган, 84 кеше — авыру белән элемтәдә булучылар.
-
Татарстанда сабан культуралары 23 процент мәйданда чәчелде
Чәчү кампаниясенең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.