Бүген районыбызда аерым категория гаиләләргә азык-төлек продуктлары җыелмасы өләштеләр
Бүген районыбызда аерым категория гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары җыелмасын тапшырдылар
Бүген районыбызда аерым категория гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары җыелмасын тапшырдылар. «Ярдәм янәшә!» «Помощь рядом!» проекты кысаларында күрсәтелгән Хөкүмәтебез ярдәме бик мулдан иде: зур фургоннан 550гә якын тартманы мускуллары уйнап торган спортчы ир-егетләр сәгатьтән артык бушатты. Ул арада спорткомплекска продуктлар җыелмасын алырга авыл җирлекләре башлыклары да килеп җитте. “Хөкүмәт ярдәме безнең җирлектә 26 гаиләгә күрсәтеләчәк. Барысы да бик куаныр дип уйлыйм. Алар исеменнән республика җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәм“,– диде Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев.
Саба шәһәр җирлегендә хөкүмәт билгеләгән 6 категориягә керүчеләр, ягъни, керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче 65 югары булган өлкәннәр, 8 яшьтән югары балалары булган аз керемле гаиләләр, әтиләре алимент түләүдән читләшкән гаиләдә яшәүче балалар, социаль яктан имин булмаган гаиләдә яшәүче балалар, опека һәм потечительлек вазифаларын түләү нигездә башкаручылар һәм кризис шартларында зур зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балалары 150гә якын булып чыкты. Аларга азык-төлек җыелмасын җирлек башлыгы Расих Хәсәнов һәм волонтерлар таратты. Беренче булып 1200 сумлык ярдәмне Г.Закиров урамындагы йортта яшәүче Ринат Сабиров алды. “Ринат минем тормыш иптәшем, 1954 елгы, бу минем әнием Мария Усачова, ул 96 яшьтә. Йөзгә яшәргә тырышабыз. Безне шулай зурлаганнары өчен җитәкчеләрнең барысына да ходай исәнлек-саулык бирсен, матур яшәсеннәр”,– дип гаилә исеменнән куанычын белдерде Галя Сабирова. “Бу әле беренче партия генә. Сезгә ярдәм алдагы айларда тагын өч тапкыр күрсәтеләчәк”,– диде җирлек башлыгы. Мул күчтәнәч шул ук йортта яшәүче Миннегөл Бикмиева өчен дә көтелмәгән шатлык булып чыкты. Татар апаларына хас киң күңеллелек белән рәхмәтен укыды күп еллар хастаханәдә кастелянша булып эшләгән Миннегөл Нури кызы. “Сезгә Алис абый белән тигезектә яшәргә язсын. Авырмагыз, исән-сау булыгыз”,– диде Расих Хәсәнов.
Иртәгә районга азык-төлек җыелмасы дүрт балалы мохтаҗ гаиләләргә өләшү өчен кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев