Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ваһапов булып туарга кирәк”

Яңа сезонга аяк басар алдыннан Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль һәм фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу уздырды. Яңалыклары күпләп җыелган икән. Быел 9 октябрьдә ачылачак концерт сезоны ике түгәрәк дата белән бәйле. Фестиваль эшчәнлегенә – 15, ә Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Юбилей чаралары Казан шәһәрендә башланып китәчәк. Декабрь аена кадәр барлыгы 17гә якын чара ниятләгәннәр.

15 ел әллә никадәр зур сан түгел дә кебек. Әмма хә­зерге үзгәрешләр заманында, тормыш динамикага корылган чорда ниндидер проект 15 ел яши икән, бу инде начар түгел, диде Рифат Фәт­тахов. Шушы еллар дә­ва­мында кайчандыр фестиваль ярдәме белән сәх­нәгә менгән җырчылар хә­зер алдынгылыкны бирми. Шундыйлар рә­тенә Рифат Фәт­тахов Филүс Каһи­ровны, Рөстәм Асаев, Марсель Вә­гыйзов, Ай­гөл Сагынбаеваны кертте.


Ваһапов фестивале турында күп сөйләргә дә, аның әһәмияте нидә икәнлеген аңлатып тору да кирәкмидер төсле. Рифат Фәттахов та шундыйрак фикердә. “Безнең ышанычлы репутациябез бар. Кайсы гына кабинетка кер­­сәк тә, Ваһапов фестива­ленең ни-нәрсә икәнен аң­латырга кирәкми. Ул кирәк­ме-юкмы дигән сорау куелмый”, – диде фестиваль җи­тәк­чесе. Фестивальне галәм киңлек­ләрендә үткәреп булмый, аның җирдәгеләр өчен роле зур, ди ул.


Рифат әфәнде Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсын быел үткәр­мәүләрен белдерде. Аны ел саен үткәрүнең ихтыяҗы юк, ди оештыручылар. Аның каравы конкурс урынына кас­тинг уздыру ниятләре бар.


Безгә көн саен диярлек булмаса да, атна саен яшь башкаручылар шалтыратып тора. Безнең белән аларның эшләргә теләкләре бар, үз­ләрен тыңлатасылары килә. Конкурс узган җыр­чылар конт­ракт төзи алачак, диде Рифат Фәттахов. Димәк, шушы фестиваль аша танылган Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазовлар рәтен тагын да сәләтлерәк яшьләр тулыландыра алачак дигән сүз. Бу уңайдан фонд җитәкчесе әлеге җырчыларга уяу булырга кушты. “Үкчәгезгә басып киләләр”, – дип шаяртты ул.


Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган юбилей концертлары өч шәһәрдә үткәреләчәк. Казан, Мәскәү, Уфаны колачларга җыена оештыручылар. Мәскәүдәге чара Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәге белән берлектә әзерләнәчәк.


 9 октябрьдә Казанда узачак җыр бәйрәмен филар­мониядә юктан гына үткә­рү­ләре түгел. Филармонияне саклап калуда Рәшит Ваһа­повның өлеше зур. Заманында башка җырлы төр­кемнәр “минуска” эшләгәндә, мәш­һүр җырчының иҗади бригадасы бинаны яшәтеп кала да инде.


Концертның режиссеры – Камал театры артисты Радик Бариев. Аны күп кенә башка чараларның, шул исәп­тән эстрада концертларының режиссеры буларак та бе­ләбез. Миллилекне алгы план­га куярга җыенган Ва­һапов фестиваленә Бариев­ның килеп керүе җыр бәй­рәмен чираттагы концерт чарасы итеп кенә калдырмасмы?


Режиссерга максатны оештыручы куя, эшләр өчен сценарий бирелә. Радик Ба­риевның безгә техник сәләт­ләре, сәхнәне белүе һәм тәҗрибәсе кирәк. Ә ул бу яктан оста, диде Рифат Фәт­та­хов. Сценарий авторы – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов. Кон­церт­ны ул Айсылу Габдинова белән бергә алып та барачак. Шушы буыннар бәйләнеше аша Рәшит Ваһаповның бөек­леген күрсәтергә тели оештыручылар. “Рәшит Ваһапов – нинди генә изүләр, сынаулар, каршылыклар күрмәгән шә­хес. Аның каравы җырчының тавышында агрессия юк. Рәшит Ваһапов – яңалыклар алып килгән кеше. “Культура звуковедения” дигәнне ул кертте, үз мәктәбен булдырды. Ул киләчәкне уйлаган, дәвамчылары турында кайгырткан, сәләтле яшьләрне эзләгән, аларны тапкан, юл күрсәткән. Рәхимкуловны шахталардан эзләп табып, сәх­­нәгә алып кайткан ул! Кадерле шәхеснең җырлары әле дә яши. Әмма ул гына җырлый алган җырлар бар. Ваһапов булып туарга кирәк”,  – дип белдерде Фердинанд әфән­де.


Ваһапов фестивален оештыручылар күптән түгел бер “мөгез” чыгарып, шау-шу куптарырга да  өлгерде. Социаль челтәрдә проектның логотибын (анда Рәшит Ваһапов рәсеме сурәтләнгән) аркылыга кызыл төс белән сызып ташлаган фотосурәт барлыкка килгәч, фестиваль таркала дигән фикерләр таралды.  Баксаң, оештыручылар вәгъ­дә иткән үзгәреш логотип үз­гәрүгә дә кагылган, аның дизайнын заманчалаштырулары булып чыкты. Оештыручылар аны гадәти техник процесс итеп кенә кабул итәргә кирәк дип аңлатты.


Безнең татар халкы, бе­рәр яңалык кертә башласаң, һәрвакыт ул дөрес түгел ди­гән фикергә килә. “Бу ник болай?”, “Бу болай булырга тиеш түгел” дип, бөтен нәр­сәгә пычак-сәнәк белән каршы чыгабыз. Юктан гына, кызык өчен генә берәү дә өстәмә чыгымнарга дучар булып мон­дый үзгәртүләргә алынмый. Димәк, бу әйбер кирәк. Ул – профессионаллар тарафыннан эшләнгән эш, дип үз фикерен белдерде бу уңай­дан Фердинанд Сәләхов.


Матбугат очрашуында сүз Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую-куелмау турында да чыкты. Рифат әфәнде бу сорау­ның инде ун елдан артык көн кадагында торуын әйтте. Һәй­кәл эскизын ясау буенча бәй­ге дә игълан итмәкчеләр. Шулай ук фестиваль Ваһапов исе­мендәге Милли музыка пре­миясен тапшыру традициясен дәвам итәчәк. Былтыр бу премияне Флера Сөләй­мановага бирделәр, быел – Рафаэль Ильясовка тапшырачаклар. Рифат Фәттахов үзе исә продюсерлык эшенә багышланган китап чыгаруны күздә тота. Ун елга җыелган тәҗрибәсен бер формага салырга ниятли Рифат әфәнде. Ул китапның шартлыча исемен “Татар продюсеры язмалары” дип атады.

Фото: tatar-inform

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X