Вәхшилек: Иске Татар зиратында йөзләгән кабер ташы җимерелгән
Бу хакта полиция бүлегенә бүген, 8 сентябрь иртәсендә - 9:16 сәгатьтә хәбәр керә.
Иске Татар зираты хакимиятеннән кергән хәбәрдә 100ләп кабер ташының җимерелүе хакында җиткерелә. Гаризада күрсәтелгән урынга оператив-тикшерү төркеме җибәрелә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 244 нче маддәсе 2 нче бүлеге тарафыннан эш кузгатылган.
Әлеге маддәдә әйтелгәнчә, "үлгәннәрнең гәүдәсе өстендә һәм алар җирләнгән урынны мәсхәрәләгән өчен" биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев