Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

VI Республика ифтарын онлайн карап булачак

Трансляция бүген 18 сәгатьтә башлана.

Бүген, 26 май көнне, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы VI Республика ифтарын онлайн күрсәтәчәк. Трансляция 18.00 башлана.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/216/

  • VI Республика ифтары 26 һәм 27 май көннәрендә Казан Теннис академиясендә уза. Ике көнгә бүленеш быелгы карар нигезендә гамәлдә: 26 майда ифтар ир-атлар өчен уза, 27 майда - хатын-кызлар өчен. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештыра. 
  • Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр, дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге, РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы.

Фото: архив

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев