Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Татарстан халкын һәм республика кунакларын Сабантуй белән котлады

Ул котлауда Татарстанда хөкем сөргән шатлык, ачыклык, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасын билгеләп үтте.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сабан туенда катнашучыларга котлау телеграммасын юллады. Ул анда Татарстанда хөкем сөргән шатлык, ачыклык, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасын билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гасырлар төпкеленнән килгән бу бәйрәм җирдән файдаланучыларның иҗади хезмәтенә хөрмәтне гәүдәләндерә, безнең мәдәни кодның, бай тарихи, рухи мирасыбызның мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтеп, аны Россиянең күп кенә төбәкләрендә төрле милләт вәкилләре яратып билгеләп үтә.

Йөз еллар элек булган кебек, Сабан туе кешеләрне берләштерә, халык аңа алдан әзерләнә. Ә бәйрәм көннәрендә шәһәр һәм авылларда күңелле халык күңел ачулары, спорт ярышлары, концертлар, уеннар һәм конкурслар уза.

Һәм, әлбәттә, биредә, Татарстанда, тантаналар үзәгендә, бүген шулай ук шатлык, ачыклык, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрә. Сабан туеның бай һәм төрле программасында барысы да үзенә ошаган шөгыль таба алыр, бик теләп милли ашлардан авыз итәрләр дип ышанам.

Сезгә яхшы кәеф, уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим. Бәйрәм белән!»- диелә телеграммада.

Фото: архив kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев