Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәт кызык! Велосипед белән өйдән ерак китсәң – штраф

Бөгелмәдә күпбалалы әти Андрей Мелентьевны административ җаваплылыкка тартканнар. Аның алты яшьлек улы велосипедта өйдән 800 метр еракка киткән булган, берәү исә бу турыда полиция хезмәтенә хәбәр иткән. Хокук сакчылары исә бала күзәтүчесез дип атага карата административ кисәтү ясаган, балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәте гаиләне контрольгә алган. Югыйсә, Мелентьевлар гаиләсе җитеш,...

Бөгелмәдә күпбалалы әти Андрей Мелентьевны административ җаваплылыкка тартканнар. Аның алты яшьлек улы велосипедта өйдән 800 метр еракка киткән булган, берәү исә бу турыда полиция хезмәтенә хәбәр иткән.

Хокук сакчылары исә бала күзәтүчесез дип атага карата административ кисәтү ясаган, балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәте гаиләне контрольгә алган. Югыйсә, Мелентьевлар гаиләсе җитеш, имин гомер итәләр. Балалар спорт белән шөгыльләнә, төрле секцияләргә йөриләр, олы кызлары Мәскәү югары уку йортында белем ала. Әниләре хисапчы, әтиләре юрист. Әмма, закон нигезендә, баланы үзен генә калдыру хокук бозу булып санала, шуңа да велосипедта йөргән улы янәшәсендә булмаганы өчен, ата кеше үз хокукларын үтәми дип бәяләгәннәр, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань" газетасы.


(Фото: www.evening-kazan.ru)

Мелентьевлар гаиләсе исә район судының бу карары белән килешми, бала велосипедта йөреп, дөньяны танып белергә, саф һавада күбрәк булырга тиеш, тирә-юньне компьютер аша күзәтмәс бит инде? диләр. Шуңа эшне кабат тикшерүне сорап, Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать иткәннәр. Россиянең иҗтимагый палата белгече Ирина Волынец исә: "Опека органнары, социаль яклау бүлекләре күпбалалы гаиләләрне аеруча контрольдә тота. Еш кына әти-әнинең хезмәт хаклары аз булса, яки имеш, хокукларын тиешенчә үтәми дип, юк кына нәрсәләргә дә бәйләнәләр, - ди.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев