Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вузга керүчеләр өчен ярдәмгә “Россия вузлары: абитуриент навигаторы – 2015” сайты булдырылган

Бүгенгә навигаторга дәүләтнең 418 һәм дәүләтнеке булмаган 103 югары уку йорты кертелгән.

Быел югары уку йортларына кабул итү 2 этапта башкарылачак. Беренче агымда абитуриентлар конкурслы урыннарның 80 проценты, икенче агымда исә калган 20 проценты өчен көрәшәчәк. Бу абитуриентлар белем алачак уку йортларын аңлап-бәяләп сайласын өчен шулай эшләнгән.

Вузга керүчеләргә ярдәмче рәвешендә "Россия вузлары: абитуриент навигаторы - 2015" сайты булдырылган. Биредә теге яисә бу югары уку йорты, кабул ителү шартлары һәм уртача БДИ баллары, бушлай урыннар саны, уку өчен түләү бәясе, вузның халыкара рейтингтагы урыны турында мәгълүмат табарга була. Бүгенгә навигаторга Россиядә дәүләтнең 418 һәм дәүләтнеке булмаган 103 югары уку йорты кертелгән.

"Учительская газета"га сылтама белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, быелгы кабул итү кампаниясенең тагын бер үзенчәлеге - укырга кергәндә укучыларның шәхси уңышлары да исәпкә алыну. Бу очракта сүз мәктәп тәмамлаучының төрле олимпиадаларда, конкурсларда, спартакиаларда, ярышларда, волонтерлык эшчәнлегендә катнашып яулаган җиңүләре тупланган портфолиосы турында бара. Сынауларның дәрәҗәсе һәм алынган урыннарга бәйле рәвештә, абитуриентның БДИ балларына 5 баллга кадәр өстәлергә мөмкин. Шулай ук ГТО нормалары тапшырганда ирешелгән уңышлар да артык булмачак. Быел йомгаклау иншалары нәтиҗәләрен дә исәпкә алмакчылар. Моның өчен дә БДИ балларына 5 баллга кадәр өстәргә мөмкиннәр. Дөрес, бу барлык югары уку йортларында да шулай булачак дигән сүз түгел.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев