Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан юлларында 300гә якын исерек шофер тоткарланган

Яңа ел бәйрәмнәренең биш көнендә Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче 283 кешене тоткарлаган. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итте. Өстәвенә, республика юлларында исерек хәлдә чыккан 116 кагыйдә бозучы 31 декабрь һәм 1 гыйнварда ачыкланган. Яңа елның...

Яңа ел бәйрәмнәренең биш көнендә Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче 283 кешене тоткарлаган. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итте.

Өстәвенә, республика юлларында исерек хәлдә чыккан 116 кагыйдә бозучы 31 декабрь һәм 1 гыйнварда ачыкланган.

Яңа елның биш көнендә Татарстан территориясендә автоинспекторлар 235 машина йөртүчене каршы як полосага чыккан өчен туктаткан. Балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүнең 731, куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең 2223 очрагы ачыкланган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X