Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа проект: балаларны лагерьлар урынына авылларда көтәләр

"Авыл туризмы - шәһәр ыгы-зыгысыннан искиткеч яхшы ял" проекты "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" конкурсында җиңде

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл мохитенә "чумарга" теләүчеләр өчен мөмкинлекләр ачыла. Шушы юнәлештәге "Авыл туризмы - шәһәр ыгы-зыгысыннан искиткеч яхшы ял" проекты быел "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" республика конкурсында җиңүгә иреште. Проект "Социаль әһәмияткә ия проектлар" номинациясендә тәкъдим ителгән булган. Бу номинация буенча Татарстанның социаль-икътисади һәм гуманитар үсешенә йөз тоткан проектлар кабул ителгән.

Проектның авторы - Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Лилия Нургалиева. Ул Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты магистратурасында азык-төлек тармагында бизнес белән идарә программасы буенча икенче курста белем ала. Проектны алар университетның Менеджмент, маркетинг һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы мөгаллиме Гүзәл Стрекалова белән берлектә эшләгәннәр.

Лилия Нургалиева "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә былтыр бәйгегә заявка биреп караганнарын, быел исә бизнес-проект төзегәннәрен әйтте. "Проектны агросәнәгать комплексы үсеше юнәлешләренең берсе буларак карап була. Татарстанда авыл туризмын үстереп була, чөнки яхшы гына рекреацион ресурслар бар", - диде ул һәм үзләре өчен җиңүнең көтелмәгән булуын әйтте.

Лилия Нургалиева сүзләренчә, бу проект ял белән эшнең бергә үрелеп барылуы белән уникаль. "Без авыл җирлегендә файдалыны күңелле белән бергә үреп, эш белән ялның бергә баруын телибез. Ял итеп берни эшләми яту түгел, ә авыл мохитенә тулысынча чуму күздә тотыла. Алдан килешү нигезендә, әби-бабай янына кайтып, кирәк кадәр вакыт яшисең. Гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны күрмәгән кешеләр бар. Менә аларны таңнан торып көтү куып, бакчада эшләтү, кич көтүне каршы алу, сыер саву һәм авылдагы башка эшләргә җәлеп итү күздә тотыла. Билгеле, бакчада эшләтү бушлай ук булмаячак, уңыш өлгергәч, ниндидер продукцияне үзләре белән алып китә алачак. Бу инде экологик чиста азык", - диде ул.

Лилия Нургалиева социаль сораштыру барышында авылда яшәмәгән кешеләр очраганын, проектның алар күңеленә хуш килүен әйтте. "Авыл туризмының әһәмиятле ягы шунда: балаларын лагерьларга җибәрергә куркучылар бар. Ә болай авылга әби-бабай янына җибәрсә, аларның күңеле тынычрак булачак. Авылдан балалар үсеп-ныгып киләчәк", - диде ул.

Проект авторы сүзләренә караганда, авылларда балалары белән гаиләләрне кабул итәргә әзер булучылар бар. Проект Яшел Үзән районы Татар Танае авылында, Апас районы Кече Болгаер, Әлмәндәр авылларында инде хуплау тапкан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев