Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Учак якма дисәң дә, ягалар

Бәйрәм араларында учаклар кабызу тыела, штрафлар салыначак, дип кисәтсәләр дә, күпләр моңа әллә ни зур игътибар итмәде кебек, шашлыгын да кыздырды, бакчада җыелган чүпләрне ягучылар да булды. Көннәр эссе, коры торгангамы, бәйрәм арасында янгын очраклары шактый күзәтелде. Әйтик, 3 май көнне генә дә Татарстанда янгын сүндерү хезмәткәрләрен 246 мәртәбә ярдәмгә...

Бәйрәм араларында учаклар кабызу тыела, штрафлар салыначак, дип кисәтсәләр дә, күпләр моңа әллә ни зур игътибар итмәде кебек, шашлыгын да кыздырды, бакчада җыелган чүпләрне ягучылар да булды.

Көннәр эссе, коры торгангамы, бәйрәм арасында янгын очраклары шактый күзәтелде. Әйтик, 3 май көнне генә дә Татарстанда янгын сүндерү хезмәткәрләрен 246 мәртәбә ярдәмгә чакырганнар. 89 очрагы янган чүплекне сүндерү өчен булган. Ә коры үләнгә капкан утны юк итү өчен ун тапкыр янгын сүндерү хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. Торак секторда 2 янгын чыккан - зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләрне ялганлап чакырулар да бар икән. Мәсәлән, 3 майда 118 чакыру сәбәпсезгә булып чыккан.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев