Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якутиядә унике көн урманда яшәп исән калган кызчык хөрмәтенә сын куелачак

"Якутск" аэропортының вокзал алды мәйданында, эте белән унике көн буена урманда кайгырап йөргән һәм исән калган 4 яшьлек Карина Чикитова хөрмәтенә сын куелачак. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тормышка мәхәббәтне, кызның чыдамлылыгын, ихтыяр көчен һәм аның көчегенең тугрылыгын мәңгеләштерү өчен, Якутск"...

"Якутск" аэропортының вокзал алды мәйданында, эте белән унике көн буена урманда кайгырап йөргән һәм исән калган 4 яшьлек Карина Чикитова хөрмәтенә сын куелачак. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тормышка мәхәббәтне, кызның чыдамлылыгын, ихтыяр көчен һәм аның көчегенең тугрылыгын мәңгеләштерү өчен, Якутск" аэропортының вокзал алды мәйданында кыз һәм аның эте сыны куелачак. Баланың анасы сын куюга ризалык биргән, аны якут сынчысы Николай Чоччасов эшләячәк.

4 яшьлек Карина Якутяинең Олекминск районында 29 июльдә юкка чыга. Аның югалуы турындагы хәбәр анасыннан 2 нче августта гына килеп ирешә. Аңарчы ул кызны күрше авылда яшәүче атасы алгандыр дип фаразлый. Әмма аның баланы алмавы турында белгәч, ана шундук полициягә мөрәҗәгать итә.

Кызчыкны 9 август көнне иртән, эзләүләрнең 8 нче көнендә һәм баланың бистәдән юкка чыгу вакытыннан 12 нче көнгә табалар. Бала Олом бистәсеннән 6 км ераклыкта табыла, кыз шактый хәлсез булган һәм бик ябыккан. Табиблар әйтүенчә, хәзерге вакытта баланың хәле канәгатьләнерлек, ул тернәкләнә бара.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев