Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүлегә юл бирмәүчеләрне күзәтәләр

Бүгеннән Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ныклы күзәтү астына ала - республикада профилактик акция игълан ителде. Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә иркен суларга кирәкми. Тиешсез урында юл аркылы чыгучы җәүлеләр дә инспекторлар кармагына эләгергә, җәзага тартылырга мөмкин. Ел башыннан тиешле урында юл аша чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән...

Бүгеннән Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ныклы күзәтү астына ала - республикада профилактик акция игълан ителде.

Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә иркен суларга кирәкми. Тиешсез урында юл аркылы чыгучы җәүлеләр дә инспекторлар кармагына эләгергә, җәзага тартылырга мөмкин.

Ел башыннан тиешле урында юл аша чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән өчен 53 000 машина йөртүче штрафка тартылган. Штраф суммасы - 1 000 сум. Рөхсәт ителмәгән урында юл аркылы чыккан 79 000 җәяүлегә дә штраф (500әр сум) салынган.

Узып киткән 8 ай эчендә Татарстан юлларында 98 җәяүле һәлак булган. Бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13кә күбрәк, дигән сүз. Казанда 35 җәяүле (18гә арткан) үлгән. Җәяүлеләрнең 70 %ы үз гаебе аркасында бакыйлыкка күчкән.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X