Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ялкау хатын ашы": әстәгәфирулла! [+рецепт]

Интернет киңлекләрендә нәрсә генә очрамый. Бу аш рецепты тайлы да, тиз дә. Исеме генә ни тора!

Ингредиентлар:
1 кишер
1 суган
1-2 бәрәңге
4-5 сосиска
150 грамм консервланган яшел борчак
2 литр су
токмач (вермишель)
үсемлек мае
лавр яфрагы
тоз
төрле тәмләткечләр
Әзерләү:
Кайнап чыккан суга (тавык шулпасы булса да ярый, кайсын сайлау - Сезнең карамакта) шакмаклап туралган бәрәңге, токмач (вермишель) салырга. Алар кайнаган арада, майда суган белән кишер, сосискаларны кыздырып алырга. Шулпа кайнап чыккач, кыздырылган продуктларны һәм яшел борчакны салыгыз. зегезгә ошаган тәмләткечләрне дә өстәргә була.
«Ялкау хатын ашы» көтмәгәндә кунаклар килеп төшсә бер дигән ризык, чөнки тиз әзерләнә. Ара-тирә ялкауланып алсак та була, шулай бит?
baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев