Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ярдәм” мәчетендә ишетмәүче ике мөселман никахлашкан

Россиядә кешеләрнең 10 проценты начар ишетә яки бөтенләй ишетми. Аларның гаилә кора алулары - әти-әниләре һәм якыннары өчен әйтеп бетергесез шатлык. Хәтта могҗиза дип тә әйтергә була.

"Ярдәм" мәчетендә шушы көннәрдә ишетмәүче кыз белән егет никахлашты. Бу никах өчен мәчеткә ишарәләр телен белүче белгеч Рәисә апа Сабирҗанова махсус чакырып китерелде.

Ул кияү белән кәләшкә ишарәләр ярдәмендә имам Рәфис хәзрәт Сәйфетдинов сөйләгән сүзләрне аңлатып барды. Кыз белән егет исә ишарәләр ярдәмендә "Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ" дип, иман кәлимәсен әйтте. Шулай ук "Бардым!", "Алдым!" дигән сүзләр дә ишарәләр аша җиткерелде.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев