Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яртыеллык бюджет үтәлеше

10 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов алып барды. Утырышка куелган "Саба муниципаль районының 2015 елның беренче яртысында социаль-икътисадый үсеше турында", "Муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә бирелә торган дотацияләрне 2016 елга һәм 2017 һәм 2018 елларның план...

10 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов алып барды. Утырышка куелган "Саба муниципаль районының 2015 елның беренче яртысында социаль-икътисадый үсеше турында", "Муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә бирелә торган дотацияләрне 2016 елга һәм 2017 һәм 2018 елларның план чорына физик затлар керемнәреннән салымны Саба муниципаль районы бюджетына күчерүнең өстәмә нормативы белән алыштыруны килештерү турында"гы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Сөнгатов чыгышлары тыңланды. Алдагы көн тәртипләре буенча сүз мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.Галиуллинга бирелде. Депутатлар башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов чыгышыннан соң биналарның, корылмаларның техник торышын бәяләү һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү максатыннан тикшерү тәртибе Нигезләмәсен расладылар. Шулай ук җирле үзидарә органнарында командировкага җибәрү тәртибенә, мәдәният бүлеге турындагы нигезләмәгә, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев